Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстан синоптиклары бу атнадагы иң салкын көн турында әйтте

Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.

Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген республика территориясендә 28 градуска кадәр салкын көтелә.

Чәршәмбе тагын да салкынрак булачак - төнлә һава температурасы -24...-29 градус салкын, урыны белән -32 градус булачак. Бу көнннәрдә явым-төшем ихтималы аз.

18 февральдә шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, көндез -16…-21 градус фаразлана.

Җомга һәм шимбә вазгыять үзгәрми диярлек. Төнлә һава температурасы -20…-27 градус, көндез -15…-20 градус булуы көтелә.

Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса