Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Быел кыш җылы һәм салкын һава торышы алмашып торачак

Якын көннәрдә Үзәк, Идел буе, Көньяк федераль округы төбәкләрендә һәм Калмыкиядә аномаль салкын була.

Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд бу кышта алмашынучан һава торышы көтелә дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Быелгы кыш суык булмаса да, җылы көннәр салкыннар белән чиратлашачак», - диде Вильфанд һәм җепшек көннәрнең салкын һава торышы белән алышыначагын искәртте.

Узган сезонда һава торышы тотрыклы булган иде.

Вильфанд хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Үзәк, Идел буе, Көньяк федераль округы төбәкләре һәм Калмыкиягә аномаль салкыннар киләчәк - температура нормадан 9 градуска түбән төшәчәк.

КФУ профессоры Казанда кышның икенче яртысы җылы булачагы хакында сөйләгән иде. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса