Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

“Ихтирам һәм игътибар кирәк”

"Бөгелмә авазы" газетасының 16 июль санында шундый баш астында мәкалә басылып чыккан иде.

Бер айдан артык вакыт узып киткәнгә, газета укучыларыбыз, кыскача гына исегезгә төшерәбез: Татар Димскәе авылыннан балалар бакчасында эшләүче Фәйрүзә Тәбрисова, газетага мөрәҗәгать итеп, авыл халкыннан сөт җыюда өстәмә пунктлар булдыруны сораган иде.
Өстәвенә, авылда шушы эш белән шөгыльләнүче Илдус Гыйниятуллинның халык белән тупас сөйләшүеннән, юк кына сәбәпләр табып, сөте-ние белән кешеләрне кире борып җибәрүеннән зарлана ул.
22 август көнне редакция бу мөрәҗәгатькә рәсми җавап алды. Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе имзасы белән килгән җавап бер мәлгә газета коллективын гаҗәпкә калдырды, чөнки җавап менә ни рәвешле җибәрелгән: "Рассмотрев обращение граждан (Табрисовой Ф.М.), опубликованное в рубрике "Звонки в редакцию: "Бугульминская газета" от 18. 07. 2014 г. управление сельского хозяйства и продовольствия в Бугульминском муниципальном районе сообщает…" Татар газетасында басылып чыккан язмага җавапны нигәдер рус басмасына җибәргәннәр. Димәк, мәка-ләне укып та чыкмаганнар һәм, билгеле инде, җавап түшәмнән алып язылган булып чыга түгелме соң, җәмәгать?!
Җавапның үзенә килгәндә, анда түбәндәгеләр әйтелә: "Татар Димскәе авылында сөт җыю буенча 9 пункт эшли. Бу эшне шәхси эшмәкәр Илдус Таһир улы Гыйниятуллин алып бара. Өстәмә сөт җыю пункты булдыру өчен Ф.М. Тәбрисовага Татар Димскәе авыл җирлеге башкарма комитетына яки шәхсән шәхси эшмәкәр И.Т. Гыйниятуллинга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Ф. Сәйфетдинов".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса