27 февраль 2013 яңалыклары
-
Җыйгач, күпләп җыела
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең "Татнефтегазпереработка" идарәсе (УТНГП) тарафыннан 2012 елда 843,5 миллион куб метр нефть газы җыеп алынган. Бу, 2011 ел белән чагыштырганда, 53,1 миллион куб метрга күбрәк дигән сүз.
-
Яңалыклар
Җыр булып тарихка язылган "Җыр булып тарихка языла һәрбер эшең, батыр замандашым!" - дигән юлларның авторы, шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага, үзе исән булса, быел гыйнвар аенда 85 яшь тулган булыр иде. Аның сүзләренә иҗат ителгән бик күп җырларны бүген дә бар халык яратып тыңлый һәм рәхәтләнеп җырлый. 27 февральдә (15 сәгатьтә)...
-
Язга бәйле яңа мәшәкатьләр турында
Марат ГАБДЕЛХАКОВ, фитосанитар күзәтчелек һәм орлыкның сыйфатына күзәтчелек бүлеге дәүләт инспекторы. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре орлыклык материалны Россиянең төрле төбәкләреннән: Волгоград, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстаннан, Краснодар краеннан, шулай ук чит илләрдән: Франция, Бельгия, Германия, Белоруссия һ. б. сатып алалар. Орлыкны читтән кайтартканда чүп үләннәр, корткычлар, чирләр ягыннан карантин игълан ителгән объектлар...
-
Сессия узды
2013 елның 21 феврале көнне икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы һәм "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Советларының чираттагы берләштерелгән сессиясе булып үтте.
-
Яңалыклар
Профилактика чаралары әһәмиятле 22 февраль көнне "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Аның эшенә клуб президенты Ринат Харисов җитәкчелек итте, утырышта БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов катнашты. Клуб әгъзалары ике мәсьәләне тикшерде. Аның беренчесе оешма-предприятиеләрдә наркомания һәм алкоголизмга каршы көрәш, әлеге афәтләрне профилактикалау чаралары турында иде. Алар белән Бөгелмә...
-
Яңалыклар
Татарстан Республикасы Президенты Указы "Сабан туе" татар халык бәйрәмен уздыру турында 2013 елда "Сабан туе" татар халык бәйрәмен оешкан төстә үткәрү максатында һәм "Татарстан Республикасы-ның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" Татарстан Республикасы Законының 2 нче маддәсе ни-гезендә карар бирәм: 1. Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, "Сабан туе" татар...
-
Яңалыклар
Эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә 22 февральдә Бөгелмә муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча координацион совет утырышы үтте. Чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры И. Касыймов, районның башкарма комитеты җитәкчесе Т. Никулина, җир һәм милек мөнәсәбәтләре җитәкчесе В. Степанов, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Р. Мөкыймова, координацион совет әгъзалары катнашты. Очрашуның...
-
Шатлыклы вакыйгалар күп булсын
Билгеле булганча, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан, ветераннарның һәм аларның толларының торак шартларын яхшырту максатында, Россия Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның толларын торак белән тәэмин итү программасын гамәл-гә куйды. Ул безнең респуб-ликада Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның катгый контроле астында актив тормышка ашырыла.
-
Күңел моңы кичәсе
4 февраль көнне шәһәре-безнең Татар мәдәният үзә-гендә үзенә күрә бер җан-лылык сизелде. Әйе, бу көнне Бөгелмәнең милли мәдәният учагы тирәсе республикабызның төрле почмак-ларыннан килгән автобуслар, автомобильләр белән тулы иде. Болар барысы да ниндидер күләмле чара үтәсенә ишарә булдылар. Руслан ҖӘЛӘЕВ. Рәфис Сәйфуллин фотосы. Хәер, газетабыз битлә-рендә бу көнне Татарстан Җөмһүрияте...