Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Укучы хатлары

Җәүһәрләребез саклар безне

2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде. Аллаһка шөкер, төп белем чыганагы булган китапка да хөрмәт арта дигән сүз бу. Борын-борын заманнарда халык авыз иҗаты бик көчле булган, чөнки кешеләр укый-яза белмәгәнгә, риваятьләр, җырлар, бәет-мөнәҗәтләр яттан әйтелеп, телдән-телгә күчеп, шул рәвешле, халкыбызның бай гореф-гадәтләре буыннан-буынга күчеп, сакланып калганнар. Әле...

2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде. Аллаһка шөкер, төп белем чыганагы булган китапка да хөрмәт арта дигән сүз бу.
Борын-борын заманнарда халык авыз иҗаты бик көчле булган, чөнки кешеләр укый-яза белмәгәнгә, риваятьләр, җырлар, бәет-мөнәҗәтләр яттан әйтелеп, телдән-телгә күчеп, шул рәвешле, халкыбызның бай гореф-гадәтләре буыннан-буынга күчеп, сакланып калганнар. Әле менә күптән түгел - 16 февраль көнне кичен сәгать унда "Болгар" радиосында журналист Гөлназ Шәйхи үзенең "Саумы, халкым" дип аталган тапшыруына җырчыбыз Гөлзадә Сафиуллинаны чакырган иде.
Татарстанның атказанган артисткасы, Муса Җәлил бүләге лауреаты исемнәрен алган җырчы искиткеч матур итеп үзенең моңлы тавышы беләy җырлады да, мөнәҗәтләр дә әйтте, радио тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап та бирде. "Аллаһка шөкер,
соңгы елларда бик күп хәйрия концертлары бирдем, төрле шәһәрләрдә ансамбльләр оештырдым. "Сөембикә варислары" халыкара балалар фестивале дә матур гына узды", - диде ул.
Гөлзадә ханым шулай ук үзенең адресын әйтеп (Галактионов урамы, 3 "б" йорты, "Гөлзадә" студиясе), теләүчеләр
булса, биредә төрле темаларга - музыкаль, дини-әхлакый темаларга һәм җыр дәресләре өчен язылган дискларын
алырга мөмкин булуын да хәбәр итте.
Бу кичтә тапшыру барышында артистканың сөйләгәннәре, башкарган җырлары, әйткән мөнәҗәтләре, гаилә
хәлләре турында бәяны - барысы да бик фәһемле булды. Әлеге кич минем өчен үзенә күрә бер бәйрәм төсмерен алды,
күңел күтәренкелеге өстәде. Гөлзадә ханымга алдагы көннәрендә дә шушы игелекле хезмәтендә зур уңышлар насыйп
булсын, аны халкыбызның олы хөрмәтенә лаек зат дип саныйм мин. Гөлзадә Сафиуллина кебек милләтпәрвәрләр булганда телебез дә, халкыбыз да югалмас, Аллаһ боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса