Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилеен билгеләп үтә

2010 елның 25 мартыннан Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасын башкара. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа. 1978 елда «Авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын, ә 1986 елда «Товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән...

2010 елның 25 мартыннан Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасын башкара.

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа. 1978 елда «Авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын, ә 1986 елда «Товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге буенча Мәскәү совет сәүдәсенең институтының Казан филиалын тәмамлый.

1978-1980 елларда Саба районы «Авыл хуҗалыгы техникасы» берләшмәсендә инженер-диагностик.

1980-1983 елларда - өлкән энергетик, Саба урман сәнәгать хуҗалыгы баш энергетигы.
1983-1985 елларда Саба райпо идарәсе рәисе урынбасары.
1985-1990 елларда Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.
1990-1992 елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе.
1992-1993 елларда Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
1993-1996 елларда Биектау районы хакимияте башлыгы.
1996-1998 елларда Татарстан Республикасы финанслар министры.
1998-201 елларда Татарстан Республикасы Хөкүмәтен җитәкли.
2010 елның 25 мартыннан - Татарстан Республикасы Президенты.
Икьтисади фәннәр докторы (2003 ел). Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендәге премия лауреаты (2009 ел). Автомобиль спорты белән кызыксына, атказанган спорт остасы.
«Дуслык ордены» (2002 ел),«Ватан алдындагы казанышлары өчен» IV дәрәҗәдәге Орден (2007 ел), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ( 2007 ел) һәм Мактау (2014) орденнары, «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003 ел); «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005 ел), «3 миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» (2007), Федераль иминлек хезмәтенең «Хәрби бердәмлек өчен» (2013) медальләре белән бүләкләнде. Шулай ук Россия Федерациясе Президентының Рәхмәтенә (2008), Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасына (2009), Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасына (2010), Россия Федерациясе Президентының Рәхмәтенә (2012), Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәтенә (2012, 2013) дә лаек булды.
Өйләнгән, ир бала үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса