Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Рәсемдә – әтием һәм әнием

Агымдагы елның 1 октябрендә "Минем әти-әнием полициядә эшли" дигән темага Бөтенроссия балалар конкурсы игълан ителгән иде. Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет бәйгене Әдәбият елына багышларга һәм "Безнең заман геройлары" дигән девиз астында уздырырга дигән карар кабул итте.

Россия эчке эшләр министрлыгы
Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең балалары да бу эштән читтә калмады. Составына бүлек җитәкчелеге, шәхси состав белән эшләү бүлекчәсе, матбугат хезмәте, иҗтимагый совет һәм ветераннар советы вәкилләре кергән жюри хөкеменә балалар акварель буяу, карандашлар белән эшләнгән хезмәтләрен тапшыра. Биредә портретлар да, мөһим объектны саклау кебек тематик зарисовкалар да, полиция символикасы да һәм хәтта юмористик шаржлар да бар. Мисал өчен Эдуард Ханнаев (рәсемдә) әнисен - эчке служба өлкән лейтенанты, шәхси состав белән эшләүче белгеч Юлия Михайлованы ясаган. София Ланцова да (рәсемдә) әнисе - полиция капитаны, сорау алу бүлеге белгече портретын тәкъдим итә. Участок уполномоченные булып эшләүче Альберт Вәлиевның кызы Диана Вәлиева шаян рәсем тапшырган.

Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге бәйгегә йомгакны хезмәткәрләрнең 10 ноябрьгә игълан итәргә ышандыра. Иң яхшы дип табылган хезмәтләр өчен бүләкләр һәм дипломнар барлык полицейскийларның һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы җыелышта тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса