Линар Закиров ветераннарга юбилей медальләре тапшырды
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыккан юбилей медальләре тапшырылды. Әлеге дулкынландыргыч чара шәһәребезнең Тантаналар залында үтте. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, илебезгә Җиңү китерүгә өлеш керткән, бигрәк тә яу кырында үз-үзләрен аямыйча, дошманга каршы көрәшкән...
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыккан юбилей медальләре тапшырылды.
Әлеге дулкынландыргыч чара шәһәребезнең Тантаналар залында үтте. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, илебезгә Җиңү китерүгә өлеш керткән, бигрәк тә яу кырында үз-үзләрен аямыйча, дошманга каршы көрәшкән ветераннарны хөрмәтләде.
Тантаналы чара мәдәният хезмәт-кәрләре әзерләгән чыгышлар белән үрелеп барды, анда катнашучылар тарихыбызның тере шаһитлары, аларның батырлыгы белән якыннан таныштылар, хаклы рәвештә зурладылар. Дәүләт бүләкләрен тапшыру ал-дагы көннәрдә әле тагын дәвам итә-чәк, 9 Май - Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр медальләр ияләренә тапшырылып бетәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа