Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хуш киләсең, Гүзәл Нәүрүз!

Кышлар үтеп, табигать яңара-җанлана башлагач, көннең төн белән тигезләшкән вакытында безнең борынгы бабаларыбыз “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата.

Халыкның йола бәйрәмнәре халыкта, бигрәк тә балаларда милли хисләр формалашуга, мәдәниятне өйрәнүгә этәргеч бирә, милли горурлык хисләре тәрбияли. Алар аша татарның укымышлы, моңлы, биюле, уен-көлкене яратучы халык икәнлеген аңлап-аңлатып була.

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын

Эче тулы нур булсын!

Нәүрүз көен кем көйләсә,

Ул дәртле һәм бай булсын!

  Без дә балаларга бәйрәм иртәсе оештырырга булдык. “Нәүрүз мөбарәкбад!” – “Яңа ел котлы булсын!” дигән сүзләр белән башланып китте безнең бәйрәмебез. Бакчабызның бар яктан уңган-булган, тырыш, чибәр тәрбиячесен сайлап  “Нәүрүзбикә” дип игълан иттек (Миләүшә Рәис кызы Минһаҗева).

Балалар җырлап-биеп, такмаклар әйтеп күңел ачканда, Кыш бабай (Лилия Шәйхелислам кызы Курманжанова) кереп, үзенең  тәхетен җиңел генә бирмәячәген белдерде. Төрле ярышларда, конкурсларда көч сынашып караганнан соң гына, Кыш бабай үзенең җиңелүен таныды һәм тәхетен булдыклы, акыллы, чибәр Нәүрүзбикәгә калдырып китте.

Бәйрәм дәвам итте. Музыка җитәкчесе (Оксана Анатольевна Маликова)  әзерләгән җырлар, биюләр, уеннар бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Күңелле бәйрәмне оештыручы бакча мөдире Светлана Александровна Косякова  тәрбиячеләргә, балаларга, барчабызга да изге теләкләрен җиткерде.

Ә без яз җитү уңаеннан – Нәүрүз белән барлык бөгелмәлеләрне котлыйбыз. Әйдәгез, бер-беребезгә ягымлы һәм яхшы мөнәсәбәттә  булыйк. Бу язларда, бу елларда һәркем сәламәт, бәхетле яшәсен!

Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт,

Телибез изге теләк!

 

Сания ТӘХАУОВА, 27 нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса