Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Кайда үлем саталар, хәбәр ит!

*Афәткә каршы - ил белән! Татарстанда наркотикларга каршы "Кайда үлем саталар, хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия акциясе башланып китте. 14 марттан 25енә кадәр наркоконтроль хезмәте "ышаныч телефоннары" аша аноним рәвештә шылтыратып, кайда наркотиклар сату белән шөгыльләнүләре турында хәбәр итә алалар. Акция кысаларында шулай ук наркотиклар кулланучыларны дәвалау, тернәкләндерү уздыру мәсьәләләре турында...

*Афәткә каршы - ил белән!

 

Татарстанда наркотикларга каршы "Кайда үлем саталар, хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия акциясе башланып китте.

14 марттан 25енә кадәр наркоконтроль хезмәте "ышаныч телефоннары" аша аноним рәвештә шылтыратып, кайда наркотиклар сату белән шөгыльләнүләре турында хәбәр итә алалар. Акция кысаларында шулай ук наркотиклар кулланучыларны дәвалау, тернәкләндерү уздыру мәсьәләләре турында түләүсез консультация алырга да мөмкин.

Ел саен ике этапта уза торган бу чара гражданнарны наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Беренче этап барышында, ягъни 25 мартка кадәр 8 (843) 273-43-45 телефоны (Казанда) һәм 8 (85594) 4-22-50 телефоннары тәүлек әйләнәсенә эшли.

Гражданнар үз хәбәрләрен ТР ФСКН идарәсенең интернет-кабул итү бүлеге сайтына да язып калдыра алалар: http://ufskn.tatar.ru.

Исегезгә төшерәбез: наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы хәбәрләр акция вакытында гына түгел, ә даими төстә кабул ителә. Республикабызда яшәүчеләрдән алынган һәрбер аноним мәгълүмат җинаятьчене җавапка тартырга, кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

15 мартта 14 сәгатьтә Наркоконтроль идарәсе "Кайда үлем саталар, хәбәр ит!" акциясе кысаларында наркоманияне профилактикалау юнәлешендә эшләүче министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән "кайнар линия" сөйләшүләре уздырачак. Гражданнар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, тулы җавап ала алалар. Сөйләшүләрнең төп максаты - наркотикларның нинди генә төрен куллану да бик куркыныч булуын, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле гамәлләрнең хокукый аспектларын аңлату, иң мөһиме - наркотиклар афәтеннән саклануда гражданнар ярдәмен тою, дип хәбәр итә Россия наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте ТРт идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса