Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Эшмәкәрләр белән хакимиятнең тыгыз элемтәсе

16 ноябрь көнне хакимият бинасында Эшмәкәрлек үсеше советының беренче утырышы булып узды. Озак вакыт дәвамындагы ялдан соң үткәрелгән әлеге утырышта әлеге советның составын яңарттылар һәм Эшмәкәрләр үсеше советы рәисе итеп Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировны сайладылар. Утырышның төп бурычы хакимият һәм эшмәкәрләрнең тыгыз элемтәсен булдыру иде. Яңартылган...

16 ноябрь көнне хакимият бинасында Эшмәкәрлек үсеше советының беренче утырышы булып узды. Озак вакыт дәвамындагы ялдан соң үткәрелгән әлеге утырышта әлеге советның составын яңарттылар һәм Эшмәкәрләр үсеше советы рәисе итеп Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировны сайладылар.
Утырышның төп бурычы хакимият һәм эшмәкәрләрнең тыгыз элемтәсен булдыру иде. Яңартылган совет үз эченә кече һәм урта бизнес вәкилләрен генә түгел, ә шәһәрнең зур җитештерү оешмаларын да алды. Болар - Бөгелмә мехника заводы, 1 нче номерлы икмәк комбинаты, "Бөгелмә базары", "ПСБ", "Новинка" җәмгыятьләре һәм башкалар.
Утырыш барышында советның 2017 елга эш планы расланды, киләчәккә эшчәнлек юнәлеше билгеләнде. Эшмәкәрләр хөкүмәт белән берлектә эш алып барырга әзер. Алар "кризис" дип аталган катлаулы чорда мондый сөйләшүнең һәм эшчәнлекнең кирәклеген даими рәвештә ассызыклап торды. Чөнки кече һәм урта бизнес кыенлыклар кичерә, хәтта күпләр үз эшләрен ябарга мәҗбүр булган икән. Бу турыда башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Морад Булгаков та үз чыгышында искәртеп узды. Аның сүзләрен шәһәр мэры Линар Закиров дәвам итте:

- 2 нче номерлы икмәк комбинаты ябылу алдында, тик бу эшне без тоткарладык. Ничек инде заманында бөтен Татарстанга гөрләп торган, тирә-юнь төбәкләрне он белән тәэмин иткән комбинатны юкка чыгарыйк?! Мин моңа юл куямаячакмын. Хәзер кризистан чыгу юлларын эзлибез, кешеләр эшсез калырга тиеш түгел, - диде ул.

Эшмәкәрләр, кризиска кагылышлы сорауларын караганнан соң, шәһәр проблемаларына да тукталды. Хәзерге вакытта юллар, аларны кардан чистарту -- көн кадагында торган актуаль мәсьәләләрнең иң олысы.

- Техникабыз аз, бар урамнарны берьюлы чистарта алмыйбыз. Шушы көннәрдә Ульяновск өлкәсеннән яңа грейдер алып кайтачакбыз, эш бераз җиңеләер дип уйлыйм, - ди Линар Закиров.

Шул ук вакытта шәһәр мэры эшмәкәрләрне дә бу эшкә кушылырга чакырды. Бу - аңлашыла да. Бердәм булганда проблемаларны чишү күпкә җиңел. Ә Бөгелмә - безнең уртак шәһәребез.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Елена Логинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса