Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәләр Александр Красныхны каршы алды

Александр Красных хәзер "Факел" спорткомплексының тәрбиячесе түгел, ә мактаулыкунагы. Биредә 16 август көнне аны Рио-де-Жанейро шәһәрендә уза торган ХХХI җәйге олимпиададан кайткан көнне чәчәкләр, алкышлар белән каршы алдылар. Очрашуга спортчылар, тренерлар, шәһәр җитәкчелеге килгән иде. Татарстан вәкиле, Бөгелмә егете Александр Красных Олимпия уеннарында 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә сигезенче...

Александр Красных хәзер "Факел" спорткомплексының тәрбиячесе түгел, ә мактаулыкунагы. Биредә 16 август көнне аны Рио-де-Жанейро шәһәрендә уза торган ХХХI җәйге олимпиададан кайткан көнне чәчәкләр, алкышлар белән каршы алдылар. Очрашуга спортчылар, тренерлар, шәһәр җитәкчелеге килгән иде.

Татарстан вәкиле, Бөгелмә егете Александр Красных Олимпия уеннарында 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә сигезенче урынга лаек булды.

-- Йөзеп чыкканнан соң, таблодагы цифрлар бар кәефемне төшерде. Бу минем өчен түбән нәтиҗә булды. Әзрәк гарьләнеп тә куйдым. Башымда "оят" дигән уйлар йөгереп узды. Үземне иң яхшысы җиңү түгел, ә Олимпия уеннарында катнашу дип юаттым, -- ди Александр Красных үзе кичергән хисләрне искә алып.

Спортчы өчен татарстанлылар, бөгелмәлеләр җан атып торды. Бу эшне коллегабыз Анастасия Бердникова оештырып җибәрде. Шул рәвешле "Красных, без синең белән!" дигән лозунглар күтәреп халык спортчыны җиңүгә куәтләндереп торды, инстаграмда аңа фотоларын, видеороликларын җибәрде.

-- Барыгызга да рәхмәт, минем өчен сез зур таяныч булдыгыз, -- диде спортчы якташларгамөрәҗәгать итеп.

Александрның үзенә дә рәхмәт, котлау сүзләре явып торды. Аны тренерлары куәтләде, зур җитәкчеләр билгеләп узды.

-- Син -- безнең горурлык! Олимпиада юлына кереп киткәнсең икән, димәк син анда җиңү яуларга тиеш. Шуңа да сиңа киләчәктә яңа үрләр, яңа җиңүләр телибез. Алтын медальгә юлың ачык! - дип, Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров Александрга рәхмәт йөзеннән LADA автомобиле ачкычын тапшырды.

Инде бүгеннән үк Александр киләчәк турында уйлый. Ул алдагы дүрт елын киләсе олимпиадага әзерлек итеп башлап җибзрергә җыена. Ә әлегә ул ерак Бразилия турындагы фикерләре, анда алган тәэсирләре белән бүлешә:

-- Чит илдә узган олимпиададан мин күбрәкне көткән идем. Тик шуны ачык итеп әйтә алам, Казанда узган спорт ярышлары күпкә югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ачык сулыклардагы пычраклык-шакшылык, әйтеп аңлата торган түгел инде, монысы дөрес, ә менә трибуналардагы сызгырулар -- журналистларның чебеннән фил ясавы. Спортчылар белән Иисус (Гайсә) басып торган тауга мендек, безнең Волгоград шәһәрендәге Ватан-Ана һәйкәле күпкә мәһәабәтрәк. Шуңа да Россиябез турында горурланып әйтә алам, кунакта яхшы, ә өйдә тагын да яхшырак, -- ди Александр.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә. 1976 елда Николай Колесников Олимпия Чемпионы исемен яулаган иде, инде менә 40 елдан Александр Красных -- Олимпиадада. Бөгелмә Олимпия чемпионары үсә.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса