Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәлеләрне “Җыен”га, ягьни “Кичке уен”га чакырабыз

Жыен - татар халкынын иң борынгы бәйрәмнәренен берсе ул. Язгы чәчүне төгәлләгәннән соң, печәнгә төшкәнче яки урак өстенә чаклы һәр елны бер үк вакытта һәм билгеле бер тәртиптә үткәрелгән, берничә атна буе дәвам иткән. Җыен турында татар халкынын горурлыгы саналган, 15 - 19 нчы гасырларга караган "Идегәй" дастанында да искә...

Жыен - татар халкынын иң борынгы бәйрәмнәренен берсе ул. Язгы чәчүне төгәлләгәннән соң, печәнгә төшкәнче яки урак өстенә чаклы һәр елны бер үк вакытта һәм билгеле бер тәртиптә үткәрелгән, берничә атна буе дәвам иткән. Җыен турында татар халкынын горурлыгы саналган, 15 - 19 нчы гасырларга караган "Идегәй" дастанында да искә алына:

Субра моны әйткәндә, хан жыены зур табын

Бер утырды, бер торды…

Ә урта гасырлардан килеп, Тукаебызнын "Шүрәле"сен укып җибәрик:

Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын

Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым…

Җыен бер үк вакытта яшьләрнең дә җыелу урыны була. Кунаклар гадәттә бәйрәм алдыннан килеп төшкәннәр. Бәйрәм көнне төшкә кадәр олылар, кунаклар белән бергәләп, бәйрәм өстәле янында үткәргән. Ә көннең икенче яртысында барысы да мәйданга юнәлгәннәр. Ә анда иртәдән бирле балалар, яшьләр күнел ачкан. Уен-көлке, жырлар, шат авазлар яңгырап торган. Шунда ук тәм-том сатучылар җыелган. Кояш баеганда бәйрәмчеләр авылга әйләнеп кайткан, ә яшьләр күңел ачуларын дәвам иттергән. Шул уеннарда егетләр һәм кызлар танышканнар, никахлашырга сүз куешканнар.

Хәзергесе заманда әлеге җыеннарның бай традициясе Сабан туена күчкән. Җыен яки кичке уеннарны бәйрәм итү Сабан туе уздырыла торган вакытка туры килә. Бу җәһәттән Бөгелмәдә район Сабан туе узган көнне кичен шәһәребезнең үзәк мәйданында "Яшьләр җыены" уздыру гадәткә кереп китте. Шәһәр Сабан туеннан кайтып, бераз ял итеп алгач, яше-карты Үзәк мәйданга җыелып, тагын бер кат милли моңнар дулкынында тибрәлә, уен-көлке, җор сүз ишетеп хозурлана.

Мөхтәрәм җәмәгать! Татар мәдәният үзәгенең ижат коллективы быел да сезне 1июль көнне кичке 18 сәгатьтә Үзәк мәйданга "Яшьләр җыен"ына чакыра. Сабан туе күчтәнәчебез күңелләрегезгә хуш килер, иншалла! Килегез, көтәбез!

Ихтирам белән,

Флюра ШӘРИПОВА,

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса