Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәгә ТР Премьер-министры Илдар Халиков килде

10 февраль көнне шәһәр тормышында аерым бер җанлылык күзәтелде. Техника йортында III чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советының V сессиясе сәбәпче булды моңа. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы депутатлары, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, җирле депутатлар, оешма-предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Сессиянең көн кадагына бер сорау...

10 февраль көнне шәһәр тормышында аерым бер җанлылык күзәтелде. Техника йортында III чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советының V сессиясе сәбәпче булды моңа.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы депутатлары, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, җирле депутатлар, оешма-предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Сессиянең көн кадагына бер сорау куелган иде. "Бөгелмә муниципаль районының 2015 елда социаль-икътисади хәле һәм 2016 елга бурычлар" дигән доклад белән БМР башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров чыкты. 2015 елның икътисади яктан катлаулы булуына карамастан, алга куелган максатларның тормышка ашуы, күп кенә күрсәткечләр буенча алга китү күзәтелүе турында сөйләде ул. Җирле хакимиятнең шәһәр һәм районда яшәүче халыкның (2015 елның 1 гыйнварына Бөгелмәдә - 86 747, районда 21 861 кеше яшәгән) тормыш-көнкүрешен яхшырту юлында, иминлеген тәэмин итү өчен тырышканлыкларын да ассызыклады. Сәламәтлек саклау, мәгариф, сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә булган уңай үзгәрешләр дә искә алынды. Шулай ук 2016 елда сәнәгать предприятиеләрендә күзәтелгән уңай динамиканы саклап калу; шәһәр һәм районда демографик вәзгыятьне гомер озынлыгын арттыру хисабына яхшырту; кече һәм урта бизнесның күләмен арттыру; авыл хуҗалыгы предприятиеләренең нәтиҗәлелеген үстерү кебек актуаль бурычлар да куелды.

Төп докладка өстәмә булып, "Аэропорт-Бөгелмә" директоры Ринат Шакиров, Кече Бөгелмә авыл җирлеге башлыгы Мария Поварова, Бөгелмә шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин чыгыш ясадылар, алга таба үсеш өчен максатлар куйдылар. Чыгыш ясаучыларга залда утыручылардан сорау белән мөрәҗәгать итүче булмады.

Йомгаклау сүзе белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков чыкты. Үз чыгышында ул Татарстан өчен узган 2015 елда булган әһәмиятле вакыйгалар турында бәян итте. "Тулаем алганда, узган елны начар күрсәткечләр белән тәмамламадык, -- диде ул. - Дөнья тарихына кереп калган Су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырдык, 2019 елда узачак эшче һөнәрләре чемпионаты да Казанда үтәчәк, Татарстан Республикасы Президентын сайладык. Бу чараларда Бөгелмә халкы да актив катнашты, аның өчен зур рәхмәт сезгә.

Татарстан районнары рейтингында Бөгелмә 15 нче урында тора. Узган ел белән чагыштырганда, ике баскычка югары күтәрелгән. Сездә тагын да югарырак күтәрелү өчен дә мөмкинлекләр бар. Урта һәм кече бизнес, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәсендә, электрон түләүләр, халыкның спорт белән шөгыльләнү дәрәҗәсен арттыру өчен әле нык тырышырга кирәк. Шуңа күрә, бергәләп, үз алдыгызга куелган мәсьәләләрне хәл итәрсез дип ышанам".

Сессия эше шәһәр һәм районда төрле өлкәләрдә иҗтиһат кылучы хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Елена Логинова фотосы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса