Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен олыладылар (+ФОТОЛАР)

Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм мәҗлесе узды. Күркәм чарада шәһәр һәм районыбыз имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, барлык мәчетләр имамнары, районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре - диаспоралар җитәкчеләре катнашты һәм өлкәннәрне тәбрикләп, җылы чыгышлар ясады. Сугыш кырларында гомерләре өзелгән, тылда гомерләре өзелгән кардәшләребез...

Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм мәҗлесе узды.

Күркәм чарада шәһәр һәм районыбыз имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, барлык мәчетләр имамнары, районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре - диаспоралар җитәкчеләре катнашты һәм өлкәннәрне тәбрикләп, җылы чыгышлар ясады.

Сугыш кырларында гомерләре өзелгән, тылда гомерләре өзелгән кардәшләребез рухына багышлап дога кылынды, мәҗлестә катнашкан ветераннарга бүләкләр тапшырылды.

Рамил хәзрәт бу чараны оештыруда ярдәм күрсәткән һәм актив катнашкан үзбәк, таҗик, азәрбайҗан, төрекмән диаспорасы җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

- Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңү - уртак тырышылык нәтиҗәсе ул. Олуг Җиңүгә бу халыкларның һәммәсе дә, шул исәптән Татарстан халкы да лаеклы өлеш керткән, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса