Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә прокуратурасында Бөгелмә муниципаль районының хокук саклау органнары вәкилләренең координацион киңәшмәсе узды

24 июнь көнне прокуратура бинасында Бөгелмә муниципаль районының хокук саклау органнары вәкилләре координацион киңәшмәдә очрашты. Анда дин әһелләре, шәһәр оешмалары җитәкчеләре һәм җирле матбугат хезмәткәрләре дә бар иде. Киңәшмәдә "Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәштә хокук саклау органнарының бердәм эшчәнлеге. Экстремистлык җинаятьләренә киртә кую" темасына сүз алып бардылар. Бөгелмә прокуроры Валерий...

24 июнь көнне прокуратура бинасында Бөгелмә муниципаль районының хокук саклау органнары вәкилләре координацион киңәшмәдә очрашты. Анда дин әһелләре, шәһәр оешмалары җитәкчеләре һәм җирле матбугат хезмәткәрләре дә бар иде. Киңәшмәдә "Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәштә хокук саклау органнарының бердәм эшчәнлеге. Экстремистлык җинаятьләренә киртә кую" темасына сүз алып бардылар. Бөгелмә прокуроры Валерий Кузьмин, Бөгелмә муниципаль районының эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ринат Билалов, терроризмга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Ольга Гафиятуллина һәм Россиянең ТРдагы ФСБ бүлеге начальнигы Семен Гаврилов доклад белән чыгыш ясадылар.

Ярты ел эчендә Бөгелмә прокуратурасы тикшерүләре нәтиҗәсендә шәһәр һәм район оешмаларында 84 хокук бозу очрагы теркәлгән. Хокук бозулар китапханәләрдә, торак-коммуналь хуҗалыгында һәм идарәче компанияләрдә ачыкланган. Аларның 25ендә куркынычсызлык паспортлары юк, китапханәләрдә (мәктәпнекеләрдә дә) экстремизмны пропагандалаучы сайтларга керү мөмкинлеге тыелмаган, идарәче компанияләр йортлардагы чардак һәм подвал ишекләренә йозак салмаган.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге дә бу өлкәдә нәтиҗәле эш алып бара. Тәртип сагында торучылар паспорт бүлеген, Йемен, Төркия, Египеттан килүчеләрне, мәчетләрдә алып барылган вәгазьләрне, урманчылыкларны, базарны, вокзалларны, аэропортны контрольдә тота. Моннан тыш, югары уку йортларында, көллиятләрдә, мәктәпләрдә балалар белән профилактик сөйләшүләр алып барыла. Бу эш ел дәвамында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе тарафыннан да башкарыла.

Киңәшмәдә шәһәрнең зур оешмалары җитәкчеләренә аерым кисәтү ясалды. Алар оешмада эшләүче хезмәткәрләргә аерым игътибар белән карарга тиеш. "Хезмәткәрләрегез арасында бер булмаган җирдән дингә бирелеп китүчеләр, яки, киресенчә, дин тотып, шул ук вакытта тәмәке тартып, эчеп, бозыклык юлында йөрүчеләр сездә шик уятырга тиеш", -- дип белдерде ФСБ хезмәткәре Семен Гаврилов, "ТНГ-Групп", "БЭС", "Бөгелмә водоканал" җәмгыятьләре һәм юл-транспорт хезмәтләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Рамазан ае тыныч узарга тиеш. Шуңа да бар нечкәлекләргә игътибар бирү зарур. ФСБ хезмәте мәгълүматларына караганда, Россиядә тыелган оешмалар "Нәкъ изге айда тынычлык булмаячак" дип янаган булган.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса