Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Закиров Линар Рөстәм улы котлый

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле бөгелмәлеләр!

Сезне Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!
Җиңү көне, һич арттырусыз, һәр гаиләнең шәхси бәйрәме. Безнең гаилә альбомнарында фронттан язган хатлар, җибәрелгән фоторәсемнәр һаман саклана әле. Күп кенә бөгелмәлеләр ул елларда, ике дә уйлап тормыйча,    Ватанны сакларга, яралыларны коткарырга дип фронтка киттеләр, фронт өчен, Җиңү хакына көн-төн эшләрргә дип, станок артына бастылар. Бүген без сугыш кырларында ятып калган һәм тылда хезмәт куйган барлык кешеләрне искә алабыз һәм хөрмәтлибез.
Кадерле ветераннарыбыз өлешенә коточкыч рәхимсез сынаулар һәм мәхрүмлекләр туры килде. Сугышның һәр көнендә безнең киләчәгебез өчен көрәш барды. Ул чордагы рухи көч, кыюлык һәм батырлык нәтиҗәләренә күрә, без бүген яшибез, эшлибез, гаилә корабыз, балалар үстерәбез. Без Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан һәр якташыбыз алдында баш иябез, без Җиңүне тылда батырларча хезмәтләре белән якынайткан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Сугыштан соңгы еллардагы фидакарь хезмәтләрегез өчен дә чиксез рәхмәтлебез!
Кадерле бөгелмәлеләр! Безнең буын беренче тапкыр Җиңү көнен шушындый шартларда каршылый. Әмма Җиңү көне берләштерә, көч бирә һәм безнең ветераннарыбыздан үрнәк алырга чакыра. 9 Майны без – россиялеләр өчен юкка чыгарырга да, күчерергә дә ярамый. Бу безнең барыбыз өчен дә – изге көн.
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле бөгелмәлеләр!
Мин сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер телим! Бәйрәм белән, дуслар! Җиңү көне белән!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Л. Р. Закиров
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса