Җомга кичендә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яз сынамышлары
Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас. Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас. Яз көне боз сөңгеләре озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлыгы кыска булыр. Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай уңар. Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай,...
-
Геологлар көне белән!
Җир катламы серләрен ача белү - үзе бер иҗат эше. Ул автордан махсус белем, тәҗрибә, "геологлар"ча уйлый белүне таләп итә. Геологка чын һөнәр иясе булып китү өчен алга таба бара белү, тәвәкәллек, җаваплылык тоеп эшләү сыйфатлары кирәк. Чөнки бу эштә команда белән бергә булып, бер эш өчен көрәшү шарт. "ТНГ-Групп"...
-
Шагыйрьнең тууына – 130 ел
Син йолдыз булып атыл! Ямьле язда бик аз гына Сандугач сайрагандай, Тукай егерме җиде ел Дөньяда яшәп кала. Милләтемнең йөзек кашы, Иң кадерле баласы Туар-тумас ятим кала, Ярый исән бабасы. Җитмәсә, әбисе үги, Үз балалары да күп, "Күгәрченнәр арасында Ул кечкенә чәүкә күк". Үксезлеге аркасында Авылдан-авылларга, Шәһәрдән шәһәрләргә Туры килә...
-
Котлыйбыз!
Борма юллар аша килдем мин сиңа, Бар назымны бүләк итәргә, Сине назлап һәм кадерләп, Гомер юлын бергә үтәргә. Шушы көннәрдә Рәзинә Талыйп кызы Шакированың туган көне - гомер бәйрәме булып узды. Искиткеч йомшак табигатьле, саф йөрәкле тормыш юлдашымны, әниебезне, әбиебезне ихлас күңелдән туган көне белән тәбриклибез. Кадерлебез, син безнең өчен...
-
КОТЛЫЙБЫЗ!
1 апрельдә Вәлиҗан Остон улы Хуҗаев ка (Валерий Астанович Ходжаев) 70 яшь тулды. Кадерле әтиебез, якын туганыбыз, сине юбилеең - 70 яшьлек кабатланмас бәйрәмең белән чын күңелдән тәбриклибез. Син - ярдәмчел, олы җанлы, башкаларга үрнәк кеше. Шуңа күрә бүгенге бәйрәмеңдә сиңа теләкләрнең иң гадиен, иң изгесен юллыйбыз: саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык,...
-
Бөгелмәләр республика белән берлектә эчкечелеккә каршы көрәшә
Татарстан - ваклап сәүдә итү оешмаларын автоматлаштырылган бердәм дәүләт мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тулысынча тоташтырган беренче субъект. Липецк, Сахалин өлкәләрендә дә контрольнең бу төрен үз итү күзәтелә. ТР Президенты Р. Миннеханов алкогольнең законсыз әйләнешенә үз мөнәсәбәтен ачык белдерде: "Бу - коточкыч ахмаклык һәм моңа каршы бар кеше дә көрәшергә тиеш". "Законлы...
-
Бөгелмә пенсия фонды халыкны кабул итә
31 март көнне Пенсия фонды идарәсендә (Бөгелмә шәһәре, Воровский урамы, 43) пенсия законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү оештырыла. Гражданнарны Россия Пенсия фонды оешмасы ТР бүлеге управляющие урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Львовна Горюнова кабул итә. 2016 елның 28 мартына кадәр 3-85-96 телефоны аша, яисә клиентлар белән эшләү хезмәте начальнигы...
-
Газетага языл һәм бүләк от!
Мәгълүм булганча, "Татмедиа" җәмгыяте 2016 елның беренче яртысында үз басмаларын яздыручылар арасында бәйге игълан иткән иде. Аның шартлары бик гади: кем дә кем әлеге җәмгыять әзерләп чыгарган газета-журналларга күбрәк языла һәм квитанцияләрен туплап җибәрә, шулар арасында бүләкләр уйнатыла. Күптән түгел әлеге конкурсның нәтиҗәләре дә билгеле булды. Шунысы куанычлы,җиңүчеләр арасында якташларыбыз...
-
КОТЛЫЙБЫЗ!
Хезмәттәшебез Клара Ясир кызы Усмановага 24 мартта 50 яшь тулды. Яшьлегендә берничә төрле һөнәр үзләштерсә дә, ут-күршебез Башкортстан Республикасының Бакалы районы, Яңа Катай авылында туып-үскән Клара Ясир кызы, гаиләсе белән Бөгелмәгә килеп төпләнгәч, язмыш җилләре үзен очраклы рәвештә генә "Бөгелмә авазы" редакциясенә китереп кертә һәм шул чордан башлап, аның хезмәт...
-
Мәзәкләр
* * * Совет чоры. Беренче май бәйрәме көнне журналист урамда интервью алып йөри: - Безнең радио өчен туры эфирда нәрсә әйтергә телисез? - Ычкын әле, башыңа берне биргәнче! - Бөтен шәһәрдә менә шулай, җәмәгать! Уен-көлке! Күңел ачулар! Шаяртулар! * * * - Хәлләр шәптән түгел - этем югалды. -...
-
Котлыйбыз!
Фоат Садриевка - 75! Бер-бер артлы роман яза, Тукай бүләге ала. Аны укымаган татар Юктыр безнең арада. "Таң җиле" озата бара, Әй, чаба Фоат, чаба. "Бәхетсезләр бәхете" дә Көч-куәт бирә аңа. Ягсуп МОРТАЗИН. Бөгелмә шәһәре.
-
31 мартка кадəр генə!!!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бары тик 31 мартка кадәр генә "Бөгелмә авазы"на элекке бәяләрдән язылып калырга мөмкинлек бар. Ни кызганыч, аннан соң газетага язылу бәяләре артачак. Шуңа күрә әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмассыз дип ышанабыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
-
Бөгелмәгә Шәмсия Җиһангирова килә
22 март көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә "Яшел гармун эзләреннән" дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрелә. Кичәдә танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова катнашачак. Башлана 13 сәгатьтә.
-
Акыллы сүзләр
1. Акылсызларга һәм юләрләргә һәрвакыт юл бир. 2. Хатын-кыз теләсә кыяны да тишеп уза ала. 3. Киткәнне -- тоткарлама, килгәнне - кума. 4. Тиз бару -- әкрен бару ул, тик туктаусыз. 5. Яхшы кешенең дошманы булу начар кешенең дусты булудан яхшырак. 6. Бөекләр гади кешеләрдән барлыкка килә. 7. Өскә менәсең...
-
Тəбриклибез!
Карабаш бистәсенең 1 нче мәктәп укытучысы Рәфидә СӘМИГУЛЛИНАны олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа һәм гаиләсенә уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телибез. Рәфидә мөгаллимә, бер нур кебек син безгә. Ачык йөзең, тәмле сүзең - таныш бу һәммәбезгә. Күптәнге дусларыбыз Әлфәрит һәм Рәфидә Ай белән кояш кебек тормыш гизәләр бергә. Әй, бәйрәм...