Яз сынамышлары
Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас. Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас. Яз көне боз сөңгеләре озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлыгы кыска булыр. Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай уңар. Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай,...
Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.
Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
Яз көне боз сөңгеләре озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлыгы кыска булыр.
Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай уңар.
Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай, арпа, арыш, борай уңар.
Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.
Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти.
Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа