Яз сынамышлары
Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.
Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
Яз көне боз сөңгеләре озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлыгы кыска булыр.
Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай уңар.
Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай,...