Казанда "Курай бәйрәме" үткәреләчәк
9 апрель көнне Казанда, Татарстан башкортлары корылтае инициативасы белән, "Курай бәйрәме" үткәрелә. Бәйрәмгә 35 төрле милләт вәкилен берләштергән 85 милли иҗтимагый берләшмәне канаты астына алган ТР Халыклар ассамблеясе вәкилләре чакырылган. Шулай ук Татарстан һәм Башкортстан Мәдәният министрлыклары вәкилләре катнашында, ике республика арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм ныгыту максатында, "түгәрәк...
9 апрель көнне Казанда, Татарстан башкортлары корылтае инициативасы белән, "Курай бәйрәме" үткәрелә.
Бәйрәмгә 35 төрле милләт вәкилен берләштергән 85 милли иҗтимагый берләшмәне канаты астына алган ТР Халыклар ассамблеясе вәкилләре чакырылган. Шулай ук Татарстан һәм Башкортстан Мәдәният министрлыклары вәкилләре катнашында, ике республика арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм ныгыту максатында, "түгәрәк өстәл" үткәрү дә ниятләнгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья Башкорт Корылтае башкарма комитетының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа