Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Система халык тарафыннан кабул ителгән

Татарстан Республикасының хөкүмәте утырышында, республиканың "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында, кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үтте. Анда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты....

 

Татарстан Республикасының хөкүмәте утырышында, республиканың "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында, кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үтте. Анда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, "Халык контроле" системасы, эшли башлаганнан бирле (ул 2012 елның апреленнән гамәлдә), татарстанлыларга үзләрен борчыган проблемалар хакында ирештерергә мөмкинлек биргән нәтиҗәле чарага әверелде. Мөрәҗәгатьләрнең булуы - системаның халык тарафыннан кабул ителгәнлегенең иң яхшы күрсәткече булып тора. Ул китергән мәгълүматларга караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча "Халык контроле" системасына татарстанлылардан барлыгы 29 мең 673 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шул рәвешле, алар саны, 2014 ел белән чагыштырганда, 38 процентка арткан.

"Бу - халыкның системага ышанычын күрсәтә торган бик зур сан. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелегенең Татарстан башкаласына туры килүен исәпкә алсак, Казан каласы башкарма комитетына аларны хәл итү буенча зур эш йөкләнә, шуңа да карамастан, комитет бу системада актив эшчәнлек алып баруын дәвам итә, - дип басым ясады Илдар Халиков. Хәл ителгән мөрәҗәгатьләр күрсәткече, шулай ук артып, 21 мең 669га җиткән. Бу - 73 процент дәрәҗәсендә (2014 елда - 69 процент). - Система кабул ителгән барлык белдерүләр буенча мәсьәләләрне чишү бурычын күз уңында тотмый, чөнки аларның кайберләре нигезсез, кайберләрен хәл итү өчен озак вакыт яки зур күләмдә акча таләп ителә. Әмма бу күрсәткечне 75 процентка кадәр җиткереп, шул дәрәҗәдә саклый алырбыз дип уйлыйм".

Быел да мөрәҗәгатьләрнең саны арту күзәтелә. Агымдагы елның I кварталы нәтиҗәләре буенча алар, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 71 процентка арткан.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса