Җомга кичендә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Котлыйбыз!
Татар Димскəе авылында яшəүче кадерле əниебез, əбиебез Мөнирə Нурмөхəммəт кызы УСМАНОВАның 12 мартта олы юбилее - аңа 75 яшь тула. Кадерле әнкәебез, бүген синең өчен дә, безнең өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. сиңа саулык-сәламәтлек,...
-
Геофизикларга – ярдәм сорап
"ТНГ-Групп"та Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге җитәкчеләренең компания хезмәт коллективы белән очрашуы булып үтте. Бөгелмәләрне шәһәр урамында җәмәгать тәртибен саклау эшенә җәлеп итү сөйләшүнең төп темаларыннан берсе булды. Җинаятьче хатын-кызны наркотиклар таратып яткан һәм балигъ булмаган яшьтәге дустын да әфьюнга хирыслаштырган өчен 10 елга ирегеннән мәхрүм итү, юлларны тиешле...
-
"Бөгелмә авазы" газетасына язылыгыз!
Телəсə кайсы почта бүлегендə, яисə редакциянең үзендə (редакциянең үзеннəн, китапханəлəрдəн, мəктəплəрдəн барып алу шарты белəн) алдагы ярты елга язылу бəялəре: - редакциядән килеп алучылар өчен - 270 сум; - китапханәләр аша алдыручыларга - 300 сум; - почта аша алдыручыларга - 528 сум; - абонент тартмасына салдыручыларга - 500 сум 40...
-
"Тиешле акча түлəнəме?"
Татарстан Республикасы территориясендə икътисадның бюджеттан тыш секторындагы оешмаларда эшлəүче кешелəрнең айлык минималь хезмəт хакы 2015 елның 2 октябреннəн 7 309 сум дип билгелəнде. Моның өчен әлеге эшләүче кешенең эш вакыты нормасы тулган, хезмәт нормасы (хезмәт вазифалары) үтәлгән булу шарт. Минималь хезмәт хакы күләмен түләү буенча хезмәт законнарын бозуга юл куйган...
-
Март аена йолдызлар фаразы
2016 елның март ае - пассив февральнең капма-каршысы булачак! Март күңелле, матур вакыйгаларга бай булырга вәгъдә итә. Гомумән, бу ай уңышлы үзгәрешләр, бәхетле мизгелләр белән истә калачак. Кучкар. Март башында сезне өйдәге "һава торышы" сөендерер. Эштән кайтуыгызны өегездә түземсезлек белән көтеп торачаклар. Әгәр ялгыз булсагыз, әти-әниегез яки туганнарыгызның хәлен белү...
-
Бәйрәм белән кадерле хатын-кызлар!
Бөгелмə шəһəре һəм районында яшəүче барлык хатын-кызлар! Кадерле əнилəребез,әби-апаларыбыз! Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, Җир йөзенең гүзəллеге хатын-кызларда бит. Сезне шул Җир йөзенең бизəге булган 8 Март бəйрəме - Халыкара хатын-кызлар көне белəн тəбриклим! Шушы бəйрəм көнендə сезгə елмаеп караган кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстəп, күңелегезгə -...
-
Өебез кояшы
Яраткан əбиебезнең Бигрəк уңган куллары. Тел йотарлык тəмле була Пешергəн аш-сулары. Син, əбием, безнең өчен Бу дөньяда бер генə. Елмайганда йөзлəреңнəн Бар өйгə нур бөркелə. Эштə уңган, өйдə җитез, Ягымлы һəм көлəч ул. Шатланып яшə, əбием, Һəрвакыт сəламəт бул. Камилла САБИРОВА, 16 нчы мəктəпнең 6 нчы сыйныф укучысы.
-
Бөек Тукайның тууына – 130 ел
Җылы эзли сабый күңеле... (Шагыйрь биографиясе битләрен актарганда) Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә, җылы эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатынга "әни" дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә. ...Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Шагыйрьнең "Исемдә калганнар" автобиографик әсәрен укыганда шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың:...
-
Ник ката бу бәгырьләр?
Яшьлекләре совет чорына туры килгән кешеләр хәтерли булыр, киноларда ике кешенең каршылыкка керү, гаиләдә низаг чыгу эпизодларын күрсәткән чакларда берәү икенчесенә кул күтәрсә, шул яман күренешне күрмәс өчен куркудан күзләрне чытырдатып йома торган идек. Ә хәзер, телевизордан көн-төн күрсәтелә торган криминаль темалы сюжетларның тәэсиреме, компьютердагы сугыш уеннарының йогынтысымы, динсезлекме, әллә...
-
Бар алар – уңганнар һəм булганнар
(Рəмилə ханым Əфлəтуновага һəм аның кебек булдыклы ханымнарга багышлана) Бар бит алар һəм булганнар Элек-элеклəрдəн үк. Милли җанлы, кешелекле, Ярдəмчел - Дəрдемəнд күк. Үз халкына, миллəтенə Күп файда китергəннəр. Менə шулар ярдəмендə Яшəгəн, көн күргəннəр. Барыбызның бəхетенə - Сакланып та калганнар. Башкаларга үрнəк булып, Шөкер, алга баралар. Халкыбыз рəхмəтле һəрчак...
-
Котлыйбыз!
Бөгелмə районы Карабаш бистəсендə яшəүче Индус Гыйльметдин улы ГЫЙМАДИЕВны 80 яшьлек юбилее белəн ихлас күңелдəн котлыйбыз. Сəламəтлек, шатлык телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның, оныкчыкларыгызның игелеген күреп, исəн-сау яшəргə язсын. Изге телəклəр белəн, тормыш юлдашың Фира, балаларың, оныкларың.
-
Ел фасылы: Язның беренче ае
Иске татар календаренда март аен "акман" дип атаганнар. Бу уңайдан "ак" сүзенең тарихына бераз тукталып үтик. Борынгы төрки телдә ул - ак, аксыл мәгънәләрендә дә; җайлы, рәхәт кыш; агыш, агып керү мәгънәләрендә дә кулланылган. "Манн" сүзе дә төрле мәгънәләр белдерә: кытай телендә ул уникеле циклның өченче елын; кышлак (Мангышлак) дигәндә...
-
Бөгелмәдә узасы “Масленица” бәйрәменә рәхим итегез!
Хөрмәтле бөгелмәләр һәм шәһәребез кунаклары! 13 мартта сәгать 10да Балалар паркы «Масленица» халык бәйрәменә чакыра. Программада: бәйрәм концерты, театральләштерелгән тамаша, бәйгеләр һәм уеннар, сәүдә итү нокталары һәм башкалар. Масленица атнасындагы һәр көннең үз атамасы, үз йоласы бар: очрашу, төрле уеннар уйнау, тәмлетамак, күңел ачу, каенана (теща) коймагы, каенсеңел янында кич...
-
“Бөгелмә сөт комбинаты”: күбрәк — каты сырлар һәм алтын медальләр!
26 февраль көнне узган киңәшмәдә "Просто молоко" идарәче компаниясенең "Бөгелмә сөт комбинаты" филиалы үзенең 2015 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Анда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, "Просто молоко" идарәче компаниясенең генераль директоры урынбасары Сергей Медведев катнашты. "Бөгелмә сөт комбинаты" директоры Роберт Фәткуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә оешма 42...
-
“Энҗе бөртеге” бəйгесендә катнашыгыз
"Бөгелмə авазы" газетасы, җирле мəгариф идарəсе белəн берлектə, күптəн килгəн күркəм традиция буенча "Энҗе бөртеге" бəйгесен дəвам иттерə. Район һəм шəһəребезнең əдəби иҗатка гашыйк яшь калəм тибрəтүчелəре əлеге конкурс-бəйгедə актив катнашыр дип өмет итəбез. Бəйге шартлары түбəндəгечə: 2015 ел Татарстанда Парклар һəм скверлар елы дигəн шигарь астында үтте, быел да...