Бөек Тукайның тууына – 130 ел
Җылы эзли сабый күңеле... (Шагыйрь биографиясе битләрен актарганда) Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә, җылы эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатынга "әни" дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә. ...Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Шагыйрьнең "Исемдә калганнар" автобиографик әсәрен укыганда шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың:...
Җылы эзли сабый күңеле...
(Шагыйрь биографиясе битләрен актарганда)
Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә, җылы эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатынга "әни" дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә.
...Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Шагыйрьнең "Исемдә калганнар" автобиографик әсәрен укыганда шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың: рәхәткә тарыды сабый, диясең. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә - Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. Монда исә аның үги әбисе, күп балалы гаилә. "Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам - юатучы, иркәләним дисәм - сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр" ... -
дип яза шагыйрь.
Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ачка үлүдән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: "Асрарга бала бирәм, кем ала?" - дип кычкырып йөри.
Халык арасыннан бер кеше чыгып, малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай, шулай итеп, малайлы булалар. Тукай өчен исә бу - бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына тормышта яшәгәч, тагын артык булып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: "Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк..." - дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. "Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу гаиләнең мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин", - ди ул. Тырыша торгач, малайны Кырлай авылына ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул алтынчы гаиләгә күчә.
Оядан ояга күчеп, җылы эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.
Тукай иҗатын аңлау өчен аның туган ягына барырга кирәк. Дөрес, бу якның табигате йөз ел эчендә байтак үзгәргән инде. Монда -асфальт юллар, сарайлар, музейлар... Әмма Тукайның бала чагында Кырлай янында куе кара урман булган әле. Ул урманга Кырлай малайлары белән бергә ат сакларга барулар, андагы учаклы, әкиятле, ябалак тавышлары ишетелгән сихри төннәр, таң алдыннан изрәп йокыга китүләр, күккә ашкан сихри-мәһабәт төз чыршылар һәм инде, бер дә шиксез, каяндыр гына малайларны күзәтеп торган Шүрәле - болар барысы да сизгер күңелле баланың ятимлек каһәре белән имгәтелгән рухын баеталар.
Крестьян хезмәте бик кызык ул: бер яктан, авыр, газаплы. Ләкин шул газап янында хезмәт поэтикасы, игенчелек эшенең ләззәте: көн үзәгендә басудан кайткач, тал астындагы буага төшеп, кушаяклап тибеп йөзә-йөзә су керү... Баздан катык алып менеп, шуны чишмә суында болгатып, салкын әйрән эчү... Теге буа, андагы хикмәтле тирән чоңгыллар тагын... Ә кичке Кырлай урамнары! Тальян гармун осталары, халык җырларын бөтен нечкәлеге белән җырлаучылар, иң тирән моң, хәсрәтле моң - бары тик Казан артында гына...
Казан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы - Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән Сәгъди абзый - Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе -бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән.
Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән-беркөнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә. "Ахырда әни: "Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың!" - дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек", - ди ул.
Кайгы-хәсрәте, ятимлегендә изгән, сихри табигатендә рухи яктан баеткан бишеге белән саубуллашып, Габдулла әнә шундый билгесез сәфәргә чыгып китә. Алда ниләр көтә инде бу ятимне? Моны яшь Габдулла үзе дә, аны чанага утыртып алып баручы ипле Сапый абзый да белми әле... Алда - һөнәрчеләр, лавкалар тулы, мәчетле, чиркәүле, мәктәпле, мәдрәсәле, милли-чуар Җаек - Уральск шәһәре. Хуш, Казан арты...
Кирилл МАЛИКОВ, Айрат СЕМЁНОВ,
лицей-интернат, 8 нче сыйныф укучылары.
(Укытучылары - Сиринә Хәмидуллина)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа