“Бөгелмә сөт комбинаты”: күбрәк — каты сырлар һәм алтын медальләр!
26 февраль көнне узган киңәшмәдә "Просто молоко" идарәче компаниясенең "Бөгелмә сөт комбинаты" филиалы үзенең 2015 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Анда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, "Просто молоко" идарәче компаниясенең генераль директоры урынбасары Сергей Медведев катнашты. "Бөгелмә сөт комбинаты" директоры Роберт Фәткуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә оешма 42...
26 февраль көнне узган киңәшмәдә "Просто молоко" идарәче компаниясенең "Бөгелмә сөт комбинаты" филиалы үзенең 2015 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Анда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, "Просто молоко" идарәче компаниясенең генераль директоры урынбасары Сергей Медведев катнашты.
"Бөгелмә сөт комбинаты" директоры Роберт Фәткуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә оешма 42 төрле сөт продукты җитештерә, шул исәптә -- 6 төрдә сөт, 9 төрле әче сөт продуктлары, 6 төр май һәм 11 төр сыр.
Комбинатта җитештерелә торган продуктларның сыйфатын яхшыртуга зур игътибар бирелә. Белгечләр кулланышка алынган сөтнең сыйфатын комбинатта гына түгел, ә фермаларга чыгып та тикшерә.
2015 елда яңа продуктлар да җитештерә башлаганнар. Эретелгән сырларның хәзер берничә яңа төре бар. Алар -- контейнерларга тутырылган гөмбәле, беконлы сырлар. Әлеге комбинат продуктлары 2015 елда Мәскәүдә узган "Золотая осень-2015" күргәзмәсендә мактаулы исемнәргә лаек булган.
Киңәшмә азагында комбинатның бер төркем алдынгы хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Бөгелмә муниципаль район башкарма комитеты Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа