Бар алар – уңганнар һəм булганнар
(Рəмилə ханым Əфлəтуновага һəм аның кебек булдыклы ханымнарга багышлана) Бар бит алар һəм булганнар Элек-элеклəрдəн үк. Милли җанлы, кешелекле, Ярдəмчел - Дəрдемəнд күк. Үз халкына, миллəтенə Күп файда китергəннəр. Менə шулар ярдəмендə Яшəгəн, көн күргəннəр. Барыбызның бəхетенə - Сакланып та калганнар. Башкаларга үрнəк булып, Шөкер, алга баралар. Халкыбыз рəхмəтле һəрчак...
(Рəмилə ханым Əфлəтуновага һəм аның кебек булдыклы ханымнарга багышлана)
Бар бит алар һəм булганнар
Элек-элеклəрдəн үк.
Милли җанлы, кешелекле,
Ярдəмчел - Дəрдемəнд күк.
Үз халкына, миллəтенə
Күп файда китергəннəр.
Менə шулар ярдəмендə
Яшəгəн, көн күргəннəр.
Барыбызның бəхетенə -
Сакланып та калганнар.
Башкаларга үрнəк булып,
Шөкер, алга баралар.
Халкыбыз рəхмəтле һəрчак
Шул "Дəрдемəнд"лəргə.
Мəдəният, мəгърифəткə
Өлешен керткəннəргə.
Əфлəтунова Рəмилə -
Нəкъ менə шундыйлардан.
Бəйрəм белəн тəбриклибез
Без аны чын күңелдəн!
Уңган-булган Рəмилə Җəвəт кызы Əфлəтунова безнең шəһəрдə гомер кичерə. Эшмəкəр ул, ике да- руханə тота. Без - гади кешелəр,олы яшьтəгелəр өчен бик уңай: кирəкле бөтен дару-препаратлары,сəламəтлекне саклау өчен талəп ителə торган бар нəрсə дə бар дияр идем. Кирəк очракта уколын ясап, беренче медицина ярдəме күрсəткəн чаклары да булды аның. Рамилə ханым безнең йортта урнашкан даруханəсендə "Бөгелмə авазы"н алып уку мөмкинлеге дə тудырды. Менə ничəнче ел инде рəттəн безгə яраткан газетабызны, үз хисабына яздырып, өзеклексез укып барырга шартлар тудыра. Ə соңгы ярты елда тагын 5 кешегə 2 нче китапханəгə йөреп алу җаен булдырды, шул китапханəгə якынрак яшəүчелəр хəзер аны шуннан алып укыйлар. Барысы өчен дə без бу игелекле ханымга чиксез рəхмəтлебез. Тагын бер күркəм сыйфатын əйтми уза алмыйм: Рəмилə Җəвəтовна, үзе рус мəктəбендə белем алган булуына карамастан, ана телебездə татарча бик матур итеп сөйлəшə, укырга да "тырышам" ди. Тыйнак та, олы йөрəкле дə бу
ханымны һəм шəһəр-районыбызның аның кебек киң күңелле, игелекле, булдыклы хатын-кызларын барлык күрше-күлəн һəм газета укучылар исеменнəн Яз бəйрəме - 8 Март белəн чын күңелдəн котлыйбыз. Аңа эшендə дə, тормышында да бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.
Мəхтүмə ГАЛЛƏМОВА,
сугыш һəм педагогик хезмəт
ветераны.
Бөгелмə шəһəре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа