Котлыйбыз!
Борма юллар аша килдем мин сиңа, Бар назымны бүләк итәргә, Сине назлап һәм кадерләп, Гомер юлын бергә үтәргә. Шушы көннәрдә Рәзинә Талыйп кызы Шакированың туган көне - гомер бәйрәме булып узды. Искиткеч йомшак табигатьле, саф йөрәкле тормыш юлдашымны, әниебезне, әбиебезне ихлас күңелдән туган көне белән тәбриклибез. Кадерлебез, син безнең өчен...
Борма юллар аша килдем мин сиңа,
Бар назымны бүләк итәргә,
Сине назлап һәм кадерләп,
Гомер юлын бергә үтәргә.
Шушы көннәрдә Рәзинә Талыйп кызы Шакированың туган көне - гомер бәйрәме булып узды. Искиткеч йомшак табигатьле, саф йөрәкле тормыш юлдашымны, әниебезне,
әбиебезне ихлас күңелдән туган көне белән тәбриклибез. Кадерлебез, син безнең өчен һәрчак якты кояш булдың һәм шулай булып каласың да. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Алдагы тормышыңда да безнең барыбызга да үрнәк булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп,кайгы-хәсрәтләрсез озын-озак яшәргә насыйп итсен.
Бигрәк тә сабыр инде үзең,
Җан азыгы - һәрбер сүзең,
Киң дә соң синең күңелең,
Озын булсын гомерең!
Иң изге телəклəр белəн, тормыш юлдашың Әбүзəр, балаларың Римма белəн Марат, оныкларың Айгөл, Розалия, Искəндəр.
Белешмə. Юбиляр, 45 ел ОРС системасындə эшлəп, лаеклы ялга чыккан. Сəүдə тармагында озак еллар тырышып эшлəгəне, намуслы хезмəте өчен ул хөкүмəтебез тарафыннан югары бəя алган: "Совет сəүдəсе отличнигы", "В.И. Ленинның тууына 100 ел", "Хезмəт ветераны" медальлəре белəн бүлəклəнгəн, күпсанлы Мактау грамоталары аның үз эшенең остасы, югары квалификацияле белгеч булуын, эшлəгəн коллективында тирəн ихтирам казануын раслаучы бүлəклəр булып тора. Андый кешелəрне халык яратып: "Алтын бəясенə тиң зат", - ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа