Шагыйрьнең тууына – 130 ел
Син йолдыз булып атыл! Ямьле язда бик аз гына Сандугач сайрагандай, Тукай егерме җиде ел Дөньяда яшәп кала. Милләтемнең йөзек кашы, Иң кадерле баласы Туар-тумас ятим кала, Ярый исән бабасы. Җитмәсә, әбисе үги, Үз балалары да күп, "Күгәрченнәр арасында Ул кечкенә чәүкә күк". Үксезлеге аркасында Авылдан-авылларга, Шәһәрдән шәһәрләргә Туры килә...
Син йолдыз булып атыл!
Ямьле язда бик аз гына
Сандугач сайрагандай,
Тукай егерме җиде ел
Дөньяда яшәп кала.
Милләтемнең йөзек кашы,
Иң кадерле баласы
Туар-тумас ятим кала,
Ярый исән бабасы.
Җитмәсә, әбисе үги,
Үз балалары да күп,
"Күгәрченнәр арасында
Ул кечкенә чәүкә күк".
Үксезлеге аркасында
Авылдан-авылларга,
Шәһәрдән шәһәрләргә
Туры килә йөрергә.
Төрле авырлыклар күреп,
Катлаулы тормыш кичеп,
Табигатьнең хозурына
Сокланып иртә-кичен,
Игътибарлы, күзәтүчән
Булып үсә балакай.
Шуңадыр да иҗат белән
Мавыга Апуш Тукай.
Җаваплылык таләп итә
Гаять тәнкыйтьчел акыл:
"Дошманнардан син я кач,
Я йолдыз булып атыл!"
Нәкъ шулай Габдулла Тукай
Мәгърифәткә омтыла.
Милләтен агарту өчен
Ул бөтен көчен куя.
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа