Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Газетага языл һәм бүләк от!

Мәгълүм булганча, "Татмедиа" җәмгыяте 2016 елның беренче яртысында үз басмаларын яздыручылар арасында бәйге игълан иткән иде. Аның шартлары бик гади: кем дә кем әлеге җәмгыять әзерләп чыгарган газета-журналларга күбрәк языла һәм квитанцияләрен туплап җибәрә, шулар арасында бүләкләр уйнатыла. Күптән түгел әлеге конкурсның нәтиҗәләре дә билгеле булды. Шунысы куанычлы,җиңүчеләр арасында якташларыбыз...

Мәгълүм булганча, "Татмедиа" җәмгыяте 2016 елның беренче яртысында үз басмаларын яздыручылар арасында бәйге игълан иткән иде. Аның шартлары бик гади: кем дә кем әлеге җәмгыять әзерләп чыгарган газета-журналларга күбрәк языла һәм квитанцияләрен туплап җибәрә, шулар арасында бүләкләр уйнатыла. Күптән түгел әлеге конкурсның нәтиҗәләре дә билгеле булды. Шунысы куанычлы,җиңүчеләр арасында якташларыбыз да бар. Сиринә Марс кызы Хәмидуллина ул. Районыбызның Зеленая Роща мәктәбендә һәм лицей интернатында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

- "Бөгелмә авазы" безнең шәһәр һәм районда чыга торган бердәнбер татар газетасы һәм әлеге басма белән тыгыз элемтәләр инде күптән булдырылды, беренче чиратта, аңа язылам. Аннан соң инде - күңелемә хуш килә торган республика басмаларына. Җиңүче булырмын дип уйламаган да идем. Бүләкләр өчен зур рәхмәт инде! Якташларымны да бу бәйгедә актив катнашырга һәм бүләкләр отарга чакырам! - ди ул, шатлыгын яшермичә.

"Татмедиа" җәмгыяте бүләкләре сиринә Хәмидуллинага тантаналы рәвештә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарында тапшырылды (рәсемдә). Аның үрнәгенә башка хезмәттәшләре дә иярер дигән өмет зурдан. Үз чиратында, газета укучыларыбызның исенә төшерәбез: бары тик 31 мартка кадәр генә элекке бәяләрдән язылып калырга мөмкин. Аннан соң исә почтада 2016 елның икенче яртысына әбунә бәяләре артачак.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Теләсә кайсы почта бүлегендә, яисә редакциянең үзендә (редакциянең үзеннән, китапханәләрдән, мәктәпләрдән барып алу шарты белән) алдагы ярты елга язылу бәяләре: редакциядəн килеп алучылар өчен - 270 сум; китапханəлəр аша алдыручыларга - 300 сум; почта аша алдыручыларга - 528 сум; абонент тартмасына салдыручыларга - 500 сум 40 тиен; юридик затларга, ягъни оешма-предприятиелəр өчен - 570 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса