Җомга кичендә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бөгелмә муниципаль районында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү буенча чаралар үткәрү планы
Ял паркында 6 майда - "Сирень Победы" акциясе. Башлана сәгать 11дә. Мәңгелек ут мемориалы янында 8 майда - "Бугульминская газета" призына җиңел атлетика эстафетасы (маршрут буенча). Башлана сәгать 12дә. Кызыл Армия урамындагы паркта 9 майда 8 сәгать 5 минутта -сугыш чорында яралардан вафат булган хәрбиләр каберлегенә чәчәкләр салу. 352 нче...
-
Май аена намаз вакытлары
-
Сәидә Мөхәммәтҗанова җырлый
-
Бөгелмә эзтабарлары мөрәҗәгате: Исемнәре кайтсын халыкка
Хөрмәтле газета укучылар! Сезгә Яшел Үзән шәһәреннән Татарстан Республикасында "Хәтер китабы" редколлегиясе әгъзасы Әхәт Шәйхи улы Садриев һәм хәбәрсез югалганнарны эзләүче Рәхимулла Кәлим улы Гарифуллин мөрәҗәгать итә. Без Казан Кремле Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Валерьевич Черепанов җитәкчелегендә, Бөек Ватан сугышында катнашкан, СССР орден-медальләре белән...
-
Сәркатип ул – психолог та
Дөньяда иң кирәкле биш һөнәр арасында сәркәтип тә бар. Ул түрә ишеге төбендә кергән-чыкканга елмаеп кына утырмый, ә хезмәттәшләренә ярдәмче, киңәшче, психолог, тагын әллә кемнәр була ала, дип исәпли белгечләр. Алар, бәлки, барлык сәркәтипләрнең дә мондый түгеллеген белеп бетермидер, әмма монысы башка мәсьәлә. Сәркәтип һөнәрен югары бәяләгән халыкара белгечләр бу...
-
Җан сөйгәнегез кайсы айда туган?
Ирегезнең, сөйгән ярыгызның туган ае буенча безнең тест буенча тикшереп карагыз әле. Гыйнвар - бу айда туганнар йомшак холыклы, йогынтыга тиз бирешүчән. Аларга тормышта бар нәрсә дә җиңел бирелә, бернигә мохтаҗлык кичермиләр. Аеруча, илле яшьтән соң уңыш елмая. Февральдә туган ир-ат - тапкыр, акыллы, сабыр. Аерылышуны авыр кичерә. Ул, чынлап...
-
Китапханәдә бер төн – 2016
22 апрельдә шәһәребезнең үзәк китапханәсендә "Китапханәдә бер төн - 2016" бөтенроссия акциясе үтәчәк. " Китапханәдә бер төн " Россиядә 2012 елдан бирле уздырыла. Бу - җәмгыятьтә әдәбиятның, китпаның дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән халыкара акция. Әлеге төндә бөтен ил буенча китапханәләр, музейлар, галереяләр, китап кибетләре барлык кешеләр өчен үз ишекләрен ача. Үзәк...
-
Халык сынамышлары
Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була. Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә. Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр. Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр. Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар. Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр. Язын иртә күк күкрәсә,...
-
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА шигырьләре
Шагыйрь кайда?! Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар; Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар. Габдулла Тукай. "Айт"ка "тайт" дип, биеп кенә тора, Ай белдекле булып кылана... Кыек атып, туры тидерсә дә, "Әйттем әле!" - диеп мактана. Тәнкыйть утка тотар Шагыйрь кайда?! Тугры сүзле туры тукайларга Бигрәк...
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап
Камил СОЛТАНОВ: " Күкрәк кагып яшәмәде алар"... Автор турында Камил Хуҗа улы Солтанов 1932 елда дөньяга килә. Әтисе дә, абыйсы да фронтта булу сәбәпле, сугыш елы михнәтләре тулысынча гаиләдәге ир бала буларак, аның җилкәсенә төшә. Сугыш елларында, олылар белән бер дәрәҗәдә, иңгә-иң торып колхозда эшли: чәчү чәчә, үз сыерларын җигеп,...
-
Языл, укы һәм бүләк от!
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте үз басмаларына язылучылар арасында призлар уйнату өчен акция оештыра Бу юлы төп приз - телевизор. Традиция буенча өч фотоаппарат, "Кукмара" савыт-сабалар җыелмасы да уйнатылачак. Шулай ук үз районнарында иң күп суммага язылучыларны да бүләкләр көтә. Акциянең төп шарты элеккечә үк: 2016 елның 30 июненә кадәр "ТАТМЕДИА"ның кимендә өч...
-
Америка татарча сөйли, Америка Тукайны сөйли!
"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы узып баручы атнаның телевизион вакыйгасын тәкъдим итә. "Татарлар" тапшыруы кысаларында Америкада яшәүче кардәшләребез Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасын укыячак. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууына быел 130 ел. Шул уңайдан үткәрелә торган дистәләгән флешмоб-акцияләрдә Татарстан халкы гына түгел, чит төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә яшәүче татарлар да катнаша. Америкада...
-
Игътибар: бәйге! “Татнефть” компаниясе бәйге оештыра
"Табигать исән - без дә яшибез" "Татнефть" компаниясе "Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы" кысаларында балалар өчен "Тылсымлы су дөньясы" дигән темага рәсем бәйгесе игълан итә. Бәйгедә Татарстан Республикасында яшәүче 4 - 16 яшьлек балалар катнаша ала. Максат: - балаларны эстетик тәрбияләү, сәнгати иҗатка җәлеп итү; - сулыкларга, табигатькә мөнәсәбәттә сакчыл...
-
"Бөгелмә авазы"на языл, укы һәм бүләк от!
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте үз басмаларына язылучылар арасында призлар уйнату өчен акция оештыра Бу юлы төп приз - телевизор. Традиция буенча өч фотоаппарат, "Кукмара" савыт-сабалар җыелмасы да уйнатылачак. Шулай ук үз районнарында иң күп суммага язылучыларны да бүләкләр көтә. Акциянең төп шарты элеккечә үк: 2016 елның 30 июненә кадәр "ТАТМЕДИА"ның кимендә өч...
-
Бөгелмәнең күркәм кешеләре
Картаямыни соң йөрәк... Шушы көннәрдә кабинетка, яз кояшы кебек елмаеп, редакциябезнең күптәнге дусты Зәйнәп апа Закирова килеп керде. Йомышы зурдан икән. "Ахирәтем Зәйтүнә Сәйфиевага 90 яшь тула, аны туган көне белән газета аша котларга иде", - ди. Сөйләшеп киттек... Баксаң, Зәйтүнә Сәйфиева Зәйнәп апаның элеккеге күршесе икән. Бер ишегалдында яшәгәннәр,...