Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА шигырьләре

Шагыйрь кайда?! Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар; Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар. Габдулла Тукай. "Айт"ка "тайт" дип, биеп кенә тора, Ай белдекле булып кылана... Кыек атып, туры тидерсә дә, "Әйттем әле!" - диеп мактана. Тәнкыйть утка тотар Шагыйрь кайда?! Тугры сүзле туры тукайларга Бигрәк...

 

Шагыйрь кайда?!

Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;

Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар.

Габдулла Тукай.

"Айт"ка "тайт" дип, биеп кенә тора,

Ай белдекле булып кылана...

Кыек атып, туры тидерсә дә,

"Әйттем әле!" - диеп мактана.

Тәнкыйть утка тотар Шагыйрь кайда?!

Тугры сүзле туры тукайларга

Бигрәк мохтаҗ хәзер замана!

 

Заман үзгә диеп сөйләнәбез,

Заман шул ук - кеше үзгәрә.

Буш сүз сөйләп, ялган аша

Илдә бәндә шөһрәт казана.

Гаделлекне яклар Шагыйрь кайда?!

Тугры сүзле туры тукайларга

Бигрәк мохтаҗ хәзер замана!

 

Яхшыны яманлап телләр тала.

Яманны яктыртып калеб карала.

Тырышканга һичбер юк әҗере,

Зыялыга соң, мескен, сан кая!

Якаң тотып селкер Шагыйрь кайда?!

Тугры сүзле туры тукайларга

Бигрәк мохтаҗ хәзер замана!

 

Тугры сүзле туры тукайларны

Таләп итә хәзер замана!

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

 

Халкым, Тукай һәм... мин

Тукайны тудырган моң,

Җәлилне үстергән көч -

Күңелемдә тирән дәрья,

Ышанам, саекмас һич.

***

Еллар үткән саен яшәрәсең -

Халкымның

Янып торган язы син, Тукай!

Гасырлардан килгән моң-җимешең -

Халкымның

Мул уңышлы көзе син, Тукай!

***

Тамчылардан күл җыела,

Инешләрдән диңгез туена.

Армас тамчы булса идем,

Саф сулы зәңгәр чишмәдәй

Дәрьяларга тулса идем!

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА

Шигырь бәйрәмендә

Язның янып торган көне,

Бәхетле аяз күгем.

Кабатлана тик бер сүзләр:

"Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!"

 

Ләйсән булып сафлык бөрки

Һәрбер җырың - асыл гөл.

Балкып тибри энҗе булып

Һәр күңелдә "Туган тел".

 

Язның янып торган көне,

Шатлыкка тула күңел.

Килдем Тукайга кунакка -

Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА

Язлар җитсә дә...

Әле сугыш, әле шартлау -

Хәвеф-хәтәр тулы дөньяда.

Ә җир шарын иңләп-буйлап,

Ямьле язлар җитте яңадан.

 

Язда - Тукай, язда - шигырь,

Язда күп гамь вә күңеллелек.

Һәр тарафта - яшьлек төсе,

Яшәү төсе - мәңге яшеллек...

 

Җиңү көне - ямьле язда,

Бары яшәү, яшәү кануны!

Тик күпне җуйган көннәр бар

Шул ук язда - кара болытлы.

 

Моны аңлар сәләтем юк -

Табигатьтә шундый каршылык.

Яшәү белән үлем тартыша,

Берсе илә берсе узышып.

 

Яшәрә җиһан һәм... тетри.

Күңелемне авыр уй баса.

Яшәү ямен дә тоймыйсың,

Әгәр җаның тыныч булмаса...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Шигырь туа

Энҗеләрдәй җемелдәшеп

Карлар ява тын гына.

Сүзләр арты сүз тезелеп,

Шигырь туа - моң гына.

 

Җил тузгытса энҗе карны,

Буран куба, өермә!

Илһам тулы күңелләрдән

Хисләр ташып түгелә.

 

Тынгач давыл, ята карлар -

Сырлы-сырлы көрт кенә.

Ярсуларым басылды, тик

Шигырь калды -

Бер кәгазь бит кенә...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Каеннар сагышы

Ак өрфия шәлмени -

Төренгәннәр томанга.

Сагыштан саргаялар

Кояшлы җәй узганга.

Елыймы әллә каеннар

Узган җәйне сагынып?

Яфраклардан моң тама

Күз яшедәй тып та тып...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Бер бите бит безнеке

(Бөгелмәнең 230 еллыгына)

Бөгелмәнең шанлы туган көне.

Тарихларда эзле калабыз!

Галиҗанәп-вакыт барлый әнә:

Кемне сагнып искә алабыз?..

 

Узганыңны уйлап хәйран калам:

Кемнәр килеп, кемнәр китмәгән?!

Шашкын хисләр, якты өмет белән

Күпме кайнар йөрәк типмәгән!

 

Ярсып типкән саен ул йөрәкләр

Тарих сандалларын чүкегән.

Һәрбер мизгеле, һәрбер гамәле

Шул сандалга эзен төшергән:

 

Әби патша аңлый мөһимлеген,

Жуковский да җырлый мәдхия.

Рычковлар, Пугачевлар узалар,

Хәким бай, Газинур, Мәхтүмнәр...

 

Рухлары кемнең итә тантана?

Ә кемнәрнеке ята рәнҗеп?...

Тарих үзе урнаштырган инде -

Язмышына биреп әҗерен...

 

Кемдер монда ачык имза салган,

Кемнәрнеңдер төсе җуелган...

Тиз-тиз узган шанлы вакыйгалар

Елъязмага теркәп куелган.

 

Күркәм эшләр уела ташларга,

Ялгышларын дәверләр йота.

Һәр нәрсәнең була үз бәһасе -

Гаярь ирләр замана тота.

 

Тарих төпкелендә вакыйгалар:

Кузгатмасаң әгәр, тузан басар.

200 дә 30 томлы ТАРИХ китабының

Бер битендә без бит ләбаса!

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

 

Өзелде дә очты сары яфрак

Тулыштымы сары сагышка -

Агачыннан яфрак өзелде...

Язмышымны тиңләп шул яфракка

Күңелемнән моңнар түгелде...

 

Тибрәп оча көзге җилләрдә,

Сыя алмый әнкә куйнына.

Бер йолкына яфрак, бер тартыла -

Югарыга һаман омтыла...

 

Алтын кебек үзе - сап-сары,

Кояш нуры тулган мәлләре.

Озаккамы булыр бу балкуы?

Җитте ләса кибәр көннәре...

 

Галәмнәрдән иңгән кануннар -

Буйсынмыйча юктыр бер чара.

Кеше дә бит яши, бәргәләнә.

Җаны очкач дөнья читлегеннән

Җирдә бары эше кала,

... эзе кала...

 

Өзелде лә яфрак өзелде...

Түгелде лә моңнар түгелде...

Нәни яфрак уем тузгатты да

Сафландырды керле күңелне.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Дога

Сабырлыкның әҗере саваптыр,

Сабырсызның эше хараптыр.

Сабырлыкка ирешер сабырлыкны

Бер Аллаһым, Үзең яралттыр.

26.09.2013.

 

Яңа елда ява ак карлар

Җем-җем иткән энҗе бөртекләре

Салмак кына җиргә коела.

Һәр бөртеккә ияреп сафлык иңә,

Бәхет килә кебек тоела.

 

Карлар ява, ап-ак ул карлар

Иман өсти кебек йөрәккә.

И Раббым, бу җиһанда һәр мизгелең

Бирелгәндер безгә терәккә.

 

Йомшак кына тәңкә карлар ява,

Ак өметләр били күңелне:

Хәерләре белән килсен бу Яңа ел!

Бәрәкәтле булсын һәр көне.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса