Җомга кичендә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Зурлап искә алдык
Декабрь башында күренекле шагыйребез Сибгат Хәкимнең 100 еллыгы тыныч кына үтеп китте. Без күреп-ишетеп өлгермәдекме, үткәрүчеләр артык тыйнак булдылармы - олылап чаралар үткәрү турында мәгълүматлар булмады кебек.
-
Казан артында ниләр бар?
Үткән атнада Арча шәһәрендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе тарафыннан Габдулла Тукай елын йомгаклауга багышланган "Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай!" исеме астында уздырылган иҗат фестивалендә катнашырга туры килде. Бу фестивальгә очраклы гына эләкмәдек, билгеле. "Мәгърифәт" газетасы Тукай турында конкурс игълан иткәч, без дә укучым Ләйсән Сәлимгәрәева...
-
Tатар теле югалмас
16 декабрь көнне Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы һәм Бөгелмә муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре катнашында Әсәкәй урта мәктәбендә "түгәрәк өстәл" узы. Очрашуның төп сәбәбе бу ике район арасындагы килешүгә кул кую иде. Килешүнең максаты - татар милләтенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклап калу.
-
Кыш – рәссам
Тирә-юньне сафландырып Янә кыш килде. Тәрәзәгә бизәк ясап Куйган да инде. Бәхетле кеше Җитмеш төрле һөнәрет бар: кылны кырыкка яра. Башкаларга сукмак сала, Шуңа үзе шат кала. Ирләр язмышы Йөзьяшәр имәннәрне дә Аударалар урманда. Имән язмышы ирләрдә Җирдә золым булганда. Сакал Сакал бит ул -ир-ат күрке. Сакал бит ул -...
-
Сез, әниләребез белән көчле безнең илебез
Күптән түгел Карабаш бистәсенең мәдәният йортында беренче тапкыр "Ягез әле, әниләр!" дигән бәйге-тамаша булып узды. Анда Карабашның иң уңган, бик булган әниләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Театрга бардык әле
Узган ялларның берсендә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең "Радуга" гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге хезмәткәрләре аз тәэмин ителгән, ишле, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 40 баланы Алексей Баталов исемендәге рус дәүләт драма театрының "Сокровища Бразилии" спектакленә алып баруны оештырдылар. Хәйрия спектаклен карауның максаты - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм караучысыз...
-
Авылым атамалары
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер - кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. (Г.Тукай). Туган җир… Туган авыл… Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә...
-
Булдыклы һәм намуслы иде
"Бөгелмә авазы"ның 124 нче санында авылдашым Әхмәтҗан Хәйдәров авторлыгында басылып чыккан "Бер уч киндер орлыгы" мәкаләсен укып чыккач, уйларым өермәсе үземне әллә кайларга алып кереп китте.
-
Уйный-уйный үсәбез
Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Уен олылар өчен эштән бушаган вакытында күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен исә чын шөгыль, тормышка, хезмәткә әзерләнү ул.
-
Үзе ай, үзе изге
5 декабрь көнне шәһәребезнең Техника йортында халкыбызның легендар "Изге ай" төркеме артистлары чыгыш ясады. Илебез башкаласы Мәскәүдә яшәп иҗат итүче ансамбль концерты зур кызыксыну уяткан иде. Шуңа күрә тамашачы, бердәм булып, Халидә Бигичева, Равил Кузнецов, башка артистлар чыгышын карарга килде. Шунысын да әйтергә кирәк, концерт "Татнефть" җәмгыяте, шәхсән аның генераль...
-
Бәйрәмнәрнең була төрлесе
Бөтендөнья сәламләү һәм Рәхмәт белдерү көннәре уңаеннан "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенә Балалар думасыннан кунаклар килде. Кунаклар балаларны дусларча сәламләп, аларны яхшы кәеф иленә алып кереп китте. Бер сәгать дәвамындагы аралашу сизелми дә узган. Балалар шахмат турнирында катнаштылар, пазл җыйдылар, өстәл уеннары уйнадылар. Барысы да әлеге...
-
Шигърият
Төзәлмәслек яра Төзәлмәслек яра мәңгелеккә Урын алды йөрәк түрендә. Күпме генә яктыртса да кояш, Якты түгел минем күңелдә. Зәңгәр күкне иңләп, кара болыт Матурлыкны кинәт каплады. Аяз көнне кинәт салкын яңгыр Битләремә бозын ташлады. Йөрәк әрни, никтер ярсый һаман, Юата алмыйм һич тә үземне, Сагышларның ачы томаннары Томалады ике күземне....
-
Ул бит безнең гүзәл җырыбыз
Көллиятебезгә Лениногорск районыннан "ялгыш кына" бер кыз килеп урнашты. Ни кыяфәте безнеңчә түгел, ни укырга теләге юк, тәртибе белән дә бик нык аерылып тора... "Озакка тукталыр микән бу?.. " - дип уйларга өлгермәдек, "адашкан кыз" юкка да чыкты.
-
Әнием китабы
2 нче "Батыр" балалар бакчасының матур итеп бизәлгән якты, ямьле залында килгән кунакларны моңлы көйләр, матур җырлар белән музыка җитәкчесе Әлфия Шакирова каршы алды.
-
Ерак араларны якын итеп
Күптән түгел, очраклы рәвештә, танышымны - 21 ел Бөгелмә эчке эшләр идарәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Ришат Фәнил улы Кәримовны очраттым. Сүз артыннан сүз чыгып, аның шул көннәрдә генә Үзбәкстан якларында булып кайтуы ачыкланды. Ул Ташкент, Сәмәрканд шәһәрләрендә күргән кызыклы, мавыктыргыч вакыйгалар, тарихи ядкарьләр турында бик тәэсирләнеп сөйләде. Бу әңгәмәне...