Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Зурлап искә алдык

Декабрь башында күренекле шагыйребез Сибгат Хәкимнең 100 еллыгы тыныч кына үтеп китте. Без күреп-ишетеп өлгермәдекме, үткәрүчеләр артык тыйнак булдылармы - олылап чаралар үткәрү турында мәгълүматлар булмады кебек.

Фирая КАЮМОВА,
Татарстанның көньяк-көнчыгыш регионы урта һөнәри белем бирүче уку йортларының татар теле буенча методисты.

Ә Татарстанның көнь­як-көнчыгыш регионы урта һөнәри белем бирүче уку йортларында әлеге датаны зурлап искә алдылар: Сибгат ага Хәкимнең олы юбилеена багышлап, аның шигырьләрен сөйләү конкурсы оештырдык.

Бөгелмә машина төзү­челәр техникумында үтте ул бәйрәм. Актлар залында Сибгат Хәким рухы: бер якта - әдипнең иҗат күргәзмәсе, сәхнә түрендә исә "үзе" елмаеп тора, стенадагы зур экранда - аның тормышындагы кызык­лы мизгелләр, ә танылган артистлар күренекле шәхеснең шигырьләрен сөйли.

Конкурсны техникум директоры Ирек Хәбипов үзе өчен яңа әдип - Сибгат Хәкимне ачарга ярдәм иткәнебез өчен (рус мәктәбендә белем алган, татар әдәбиятын бик аз укыган) рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрүен студентлар да, аларны әзерләгән укытучылар да алкышларга күмде. Студентлар әдип тормышын, иҗатын җыр-бию, нәфис сүз, аудио һәм видеоязмалар ярдәмендә күңелләребездә яңар­т­каннан соң, сәхнә ярышучыларга бирелде.

Конкурсантлар тер­кәлгән вакытта ук алган номерлары тәрти­бендә берсен-берсе алмаштыра торды. Ә без Сибгат Хәкимнең шигъри дөньясына чумдык... Пар атка утырып, Тукай белән Казанга да бардык, мәркәзебез урамнарында сирень, шомырт чәчкәләре исен иснәп, җәйге таңнарны да аттырдык. Бөек Ватан сугышының Курск Дугасында үзебезнең сугышчыларга көч тә биреп тордык. Хыялда гына булса да, сөю-сәгадәттә йөздек, көттек-юксындык...

Сәхнә тынып калды. Шәкертләребез тәмле өчпочмаклар белән чәй эчкән арада жюри студентлар хезмәтен бәяләде. Бернинди бәхәскә урын булмады, чөнки кон­кур­сантларның кайсы уку йортыннан икәнлеген үз мөгаллимнәре генә белә: биш критерий буенча бил­ге куелды. Әгәр баллар аермасы бердән арта икән - рәхим итеп аңлат: сәбәбе ни? (Башка ярышларда да кулланырга мөмкин алым бу, югыйсә, һәрвакыт студентлар арасында да, укытучылар даирәсендә дә жюри нәтиҗәләреннән риза булмаучылар байтак була).

Беренче урынны, Сибгат Хәкимнең "Шагыйрьнең балачагы" поэмасыннан өзек укып, Бөгелмә педагогия көллиятеннән - Венера Әхмәтшина, икенче урынны Әлмәт муниципаль хезмәт институтыннан Альбина Хаҗиева яулады. Өченче мактау­лы баскычта Лениногорск музыка-сәнгать көллиятеннән Гөлназ Вәлиуллина булды. Тагын кызыклысы шул: ике кыз да әдипнең "Юксыну" шигырен сөйләп иреште бу уңышка. Гомумән, әлеге күркәм чарада җиңелүчеләр булмады, һәркем, аңа әзерләнгәндә үк, үзе өчен яңа - Сибгат Хәким дөньясын ачты! Шулай булмаса, Әлмәт физик тәрбия көллиятеннән рус кызы Анна Одийчук әлеге конкурста катнашып, барыбызны да таң калдыра алыр идемени?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: бәйрәм конкурс Сибгат Хәким