Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Сез, әниләребез белән көчле безнең илебез

Күптән түгел Карабаш бистәсенең мәдәният йортында беренче тапкыр "Ягез әле, әниләр!" дигән бәйге-тамаша булып узды. Анда Карабашның иң уңган, бик булган әниләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотолары
.

Авылдашлары алдына чыгарга җөрьәт иткән гүзәл затларыбыз танылган җырчылар да түгел, атаклы нәфис сүз осталары да, филармония артистлары да түгел. Алар - гап-гади хатыннар, һәркайсы балалар үстерә, каенана-каенатага хезмәт итә, гаиләсен карый-тәр­бияли, тормышны матур итәргә омтыла, бераз бушаган арада кул эше тота. Ә бит әле алар иртә таңнан торып, эшкә чабалар. Кунакчыл, тырыш, кайчак шук-шаян, кирәк чакта җитез-өлгер, булдыклы бит безнең хатын-кызлар.

Дүрт турда узган бәй­гедә катнашкан Гөлфия Гусамова, Альбина Го­бәйдуллина, Ризилә Гыйниятуллина, Лилия Ни­ко­лаева, Гүзәлия Хуҗи­на шушы мактаулы сүз­ләргә тулысынча лаек­­лы икәнлекләрен исба­­тладылар. Бу матур ки­чәне бик оста итеп, мә­дәният йортының сән­гать җитәкчесе Гөлназ Гобәйдуллина алып барды. Бәйге шулай ук мә­дәният йорты үзеш­чән­нәренең чыгышлары бе­лән үрелеп барды.

Соңыннан жюри рәисе, мәдәният йорты директоры Әлфия Хәми­дуллина төрле номина­цияләрдә җиңү яулаган уңган әни­ләребезгә бүләкләр тапшырды.

Рәсемнәрдә: бәйрәм кичәсеннән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: карабаш концерт