Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Әнием китабы

2 нче "Батыр" балалар бакчасының матур итеп бизәлгән якты, ямьле залында килгән кунакларны моңлы көйләр, матур җырлар белән музыка җитәкчесе Әлфия Шакирова каршы алды.

Гөлшат БОРҺАНОВА,
2 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.

"Әни" сүзе бар телдә дә
Иң бөек сүз дөньяда.
Әниләрдән үрнәк алып,
Яшәсен һәрбер бала.

Иң сөйкемле, ягымлы, кадерле кешеләребез - әниләргә багышланган бәйрәм кичәсен без "Әнием китабы" дип атадык. Сихри, тылсымлы китапның һәр бите үз исеме астында ачылып барды. "Тәбрикләүләр" битен ачып, балалар матур шигырьләр, моңлы җырлар белән килгән кунакларның күңелен ачтылар. Барыбызның күңеленә дә Адилә Мирзаханова җитәкләгән "Данс групп" хореография түгәрәгенә йөрүчеләрнең чыгышы хуш килде.

Китабыбызның икенче битен ачып, театрдөньясына кердек. Әл­фирә Галәвет­динова, Гү­зәлия Сәхаби­ева җитәк­­­­ләгән зурлар төркеме балалары кунакларга "Куян балалары әнилә­­­рен-­­­эзли" исемле театраль­­­ләштерелгән күренеш тәкъ­­­­дим итте.

"Оригиналь­ная" дип аталган алдагы бите­­­без хөрмәтле дәү әни­ләргә багышланды. Алар хөрмәтенә шаян ши­гырьләр, матур җыр­лар яңгыраганнан соң, егетләребез әбиләрен "Вальс" биергә чакырып, күңелләрен тагын да күтәреп җибәрде. "Уеннар илендә" тәрбиячеләр Фирүзә Татлыева, Алия Садриева бәйрәмгә килгән һәр кешенең күңеленә хуш килгән кызыклы уеннар, бәйгеләр үткәрде. Сабыйларына җырлаган бишек җырларын, өйрән­гән шигырь, уеннарын искә төшергән әниләргә истәлеккә призлар тапшырылды.

Китабыбызның соңгы "Саубуллашу" бите кыңгырау чыңлавы бе­лән ачылды. Иң гүзәл, бердәнбер, яраткан әни­­­ләренә тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җит­кереп, ярату хисләрен тәрбиячеләре Раушания Казакова, Светлана Рәхимова, Рәмзия Әхмәтдинова, Лилия Идия­­туллина белән берлектә, үз куллары белән оста итеп ясаган бүләкләр аша җиткерделәр балалар. Бәй­рәм балалар чыгышыннан алган күтәренке, шат күңел белән, әниләр тәмле итеп пешергән өч­почмак, бәлеш, чәкчәк­ләр тезелгән чәй табынында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: әни бала