Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Театрга бардык әле

Узган ялларның берсендә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең "Радуга" гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге хезмәткәрләре аз тәэмин ителгән, ишле, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 40 баланы Алексей Баталов исемендәге рус дәүләт драма театрының "Сокровища Бразилии" спектакленә алып баруны оештырдылар. Хәйрия спектаклен карауның максаты - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм караучысыз...

С.КИРДИНА.

Мавыктыргыч сюжетны, актерларның оста уенын һәрбер малай һәм кыз тын калып, бик кызыксынып карады, аларның һәрберсе геройлар өчен җан атып утырды.

Спектакль тәмамлангач, балалар артистларны бик озак алкышладылар, фойега чыккач та шактый вакыт өйләренә таралыша алмыйча, тәэсирләре белән уртаклаштылар, фикер алыштылар, тамаша геройларының гамәлләренә үзләренчә бәя бирделәр.

Моңа охшаш чаралар оештыру аз тәэмин ителгән һәм матди мөмкинлекләре чикле булган балаларга сәнгать дөньясы белән якыннанрак һәм ешрак танышырга, онытылмас кичерешләр белән янарга өстәмә мөмкинлекләр тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: театр