Tатар теле югалмас
16 декабрь көнне Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы һәм Бөгелмә муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре катнашында Әсәкәй урта мәктәбендә "түгәрәк өстәл" узы. Очрашуның төп сәбәбе бу ике район арасындагы килешүгә кул кую иде. Килешүнең максаты - татар милләтенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклап калу.
Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Килгән кунакларны Әсәкәй урта мәктәбендә милли кием кигән укучылар бавырсаклар белән каршы алды.
Бөгелмә районы Әсәкәй районындагы мәктәпләрне һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен уку-укыту программалары һәм уку-методик пособиеләр белән тәэмин итәргә сүз бирә. Бер-берсе белән даими аралашып яшәү, фәнни-гамәли конференцияләр, укытучылар белән семинарлар уздыру, тәҗрибәләр уртаклашу, Әсәкәй районы укытучылары һәм укучылары өчен фестивальләр оештыру, ярышлар үткәрү, татар балаларының ана телен шомарту өчен җәйге лагерьларда ял итүе, укытучыларның квалификация үстерү курсларына йөрүе, Бөгелмә педагогия көллиятенә керү мөмкинлеге тудырылу - барысы да Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм кысаларында эшләнә, телне, милләтне саклау максатын күздә тота.
Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фәүзия Мәхмүтова җитәкчелегендәге делегация вәкилләре бездәге мәктәпләр турында сөйләделәр, андагы милләт телен үстерүгә, саклап калуга корылган чаралар хакында презентация рәвешендә таныштырып үттеләр. Кодаш мәктәбе директоры урынбасары Халисә Мөэминова татар халык биюләре буенча укучыларга мастер-класс күрсәтте. Балалар, тырышып, татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнде.
Аннары чират Әсәкәй районы мәктәпләренә күчте. Татар телен укымаган булуга карамастан, чиста татар әдәби телендә сөйләшүче, тел, милләт дип яшәүче Оренбург өлкәсе Әсәкәй районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәмзия Гыйльманованың тырышлыгын аерым әйтеп үтмичә булмый. Ул әтисенең эшен дәвам итүче дисәк, ялгышмабыз. Аның әтисе дә гомер буе Әсәкәй районында татар телен үстерүгә зур көч түккән фидакарь кеше булган.
Әсәкәй районы мәктәпләре директорлары, татар телендә бик үк яхшы сөйләшмәсәләр дә, телне үстерергә, саклап калырга омтылалар.
Нәзинә Аталыкова, мәсәлән, махсус программа юк дип, кул кушырып утырмаган, аны үзе төзегән. Балаларда туган телгә, халыкка мәхәббәт тәрбияләү, укучыларда татар телендә фикерләрен дөрес һәм матур итеп сөйләү күнекмәләре булдыру, милли бәйрәмнәргә, татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларга тирән хөрмәт белән карау хисен тәрбияләү аның укыту-тәрбия эшенең төп максатлары булып тора. Ләкин, ни кызганыч, мәктәпләрендә татар теле дәресләре түгәрәк эше рәвешендәге дәресләр итеп кенә алып барыла. Аның фикеренчә: "Барлык фәннәрне дә русча гына укучы татар балаларын атнага берничә сәгать түгәрәк-дәресләр генә итеп укытып, аларның туган телен тиешенчә үзләштерүенә ирешеп булмый. Ана телен өйрәнү түгәрәк-дәресләр рәвешендә барырга тиеш түгел".
Әйтер сүзләр тәмамлангач, кардәш мәктәпләр билгеләнде. Бөгелмә шәһәренең 14 нче татар гимназиясе - Әсәкәй урта мәктәбен, Кодаш төп мәктәбе - Иске Мөэмин, Карабаш 1 нче урта мәктәбе - Иске Колшәрип һәм Яңа Солтангол, Татар Димскәе төп мәктәбе Алтын чишмә һәм Иске Солтангол авыллары мәктәпләрен үзләренә шефлыкка алды.
Фәүзия Мәхмүтова: "Әсәкәйдә безне аңлый торган, безне тыңлый ала торган кешеләр бар. Татар теле бар, ана теле югалмаган, татар телендә сөйләшүче кешеләр бар. Ләкин шуңа да карамастан, телне укыту сездә проблемалырак эш дип уйлыйм. Чөнки сезнең укыту планнарыгыз, китапларыгыз юк. Безнең бүгенге очрашуыбыз нәкъ менә шушы кыенлыкларны бетерү өчен хезмәт итәргә тиеш", - дип белдерде.
Бу ике өлкәнең ике районында яшәүче татарларның, эшләүче мәктәпләрнең, уртак максатны күздә тотып, үзара ярдәмләшеп яшәве үз нәтиҗәләрен алда күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа