Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Җомга кичендә

Уйный-уйный үсәбез

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Уен олылар өчен эштән бушаган вакытында күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен исә чын шөгыль, тормышка, хезмәткә әзерләнү ул.


Розалия ЗЫЯТДИНОВА,
"Батыр" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Шәһәребезнең 2 нче "Батыр" балалар бакчасы­ның 1 нче кечкенәләр төркемендә без балалар белән бергәләп төрле дидактик, җырлы-биюле, зиһен сынаш, сюжетлы, хәрәкәтле уеннарны яратып өйрәнәбез. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләре үсә, дөньяны танып белергә өйрәнүләре арта. Нәниләр әйләнә-тирәлектән күп мәгълүмат алсалар да, аны сөйләп, сүзләр белән тулаем тасвирлап бирә алмыйлар әлегә. Шунлыктан үзләре күргән нәрсәләрне театральләштерергә, уйнап бирергә тырышалар.

Әле ике яшьтән генә үткән булсалар да, без­нең төркем балалары җырлы-биюле уеннарны бик яраталар. Бакчабызда күптән түгел үткән Көз бәйрәмендә дә балалар рәхәтләнеп төрле кызыклы уеннар уйнап, җырлап, биеп, күңел ачтылар.

Уеннарның тәрбияви бе­лем бирү һәм күңел ачу чарасы икәнлеге ата-аналар игътибарыннан да читтә калмасын иде. Алар балалары белән төрле уеннар уйнарга, күбрәк аралашырга вакытларын кызганмаска тиешләр. Дөрестән дә, сабыйларыбыз: "Уйный-уйный үсәбез!" - диярлек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: бала