Җомга кичендә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Искә алу кичәсе
Узган атнада "Мәгърифәт" клубы вәкилләре Укытучылар йортында, милләтебезнең бөек шәхесе Габдулла Тукайның 26 апрельдә туган көне уңаеннан, искә алу кичәсе уздырды.
-
Халык иминлеге сагында
10-11 апрель көннәрендә Карабаш бистәсен су баскач, авыл өлеше икегә бүленгән иде. Тау очында яшәүчеләрне кирәкле җиргә махсус транспорт белән йөртү оештырылды. Ике тәүлек буена халыкка хезмәт күрсәткән өлкән сержант Илдар Муллахмәтов, участок полиция хезмәткәре Раил Минсафин һәм шофер Радик Бадамшинга халык зур рәхмәтләрен җиткерде. Рәсемнәрдә: өлкән сержант И.Муллахмәтов, участковый...
-
Үз телебездә сөйләштек
Россия Президенты Д.Медведев тарафыннан кабул ителгән "Уңайлы мохит" программасына нигезләп, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен уздырдык.
-
Авылым һәйкәлләре
Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан минем дә үзем яшәгән Карабаш авылы тарихын тирәнтен өйрәнәсем килә. Аны авылдагы тарихи урыннарны барлаудан башларга булдым.
-
Балачакта кунакта
Без физкультура укытучыбыз - Альбина Венер кызы Шəфиеваны бик яратабыз. Ул дəреслəрен бик оста оештыра. Бүген дə физкультура дəресе бик кызыклы, мавыктыргыч үтте. Анда ике командага бүленеп, эстафета ярышында катнаштык. Безнең команда җиңелде җиңелүен, алай да кəеф шəп, ə исемə кызыклы бер вакыйга килеп төште. Əйе, уйнарга дисəң, миңа куш...
-
Кадерле бүләк
Камил ХӘСӘНОВ. Бөгелмә шәһәре. Фәнил эштән кайтып керде. Үз артыннан ишекне ябып куюга ук ишегалдында эскәмиядә утыручы күрше хатыннарының үзара пышылдашканнарын ишетте, дөресрәге, сүзләрен аңламаса да, җаны-тәне белән тойды ул аларның ни әйткәнен: - Менә бер хатыншак! Хатын сүзеннән чыга алмыйча, ир кисәге булып йөри инде, җебегән... Беренче генә ишетүе...
-
Хезмәтләрендә – татар рухы
Соңгы елларда шәһәребезнең төрле мәдәният учакларында узган рәссамнар күргәзмәләрендә еш кына Мөдәррис Минһаҗев хезмәтләрен күрергә мөмкин була башлады. Күрше Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче әлеге рәссамның картиналары үзенә җәлеп итә, күргәзмәгә килүчеләр аның паннолары янында озаклап тукталалар, ахырдан фикер алышалар. Мөдәррис Минһаҗев иҗаты беркемне дә битараф калдырмый, үзенең миллилеге белән...
-
Дусларыбыз булу – үзе зур бәхет
Күптән түгел Карабаш бистәсе мәктәпләрендә булырга туры килде. Шәһәр мәктәпләре мөгаллимнәре, укучылар белән даими очрашып, элемтәдә торабыз анысы. Сала белем бирү йортларында исә мондый очрашулар сирәгрәк үтә. Аның сәбәпләре инде мәгълүм - юл ераклыгы. Аннан соң бүгенге көндә электрон мәгълүмат чараларының үсүе дә аралашуны җиңеләйтә, әмма ничек кенә булмасын, күзгә-күз...
-
Котдус абый каштаннары
Үткән җәйдә безнең якларда җиләк булмады. Ни хикмәт, бик тырышып эзләсәк тә, берни тапмыйча, шифалы үләннәр җыеп йөрибез. Көн дә бик матур, кояшлы, җилсез. Чәчәкләрнең иң саф вакыты.
-
Егетләрнең уңганнары бар бездә
22 февраль көнне Татар мәдәният үзәгендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Егет солтаны" бәйгесе узды.
-
Соңгы очрашу
Һәр авылның бер үзенчәлеге була. Минем берничә чакрымга сузылган туп-туры урамлы авылларны күргәнем бар, урамсыз, төркем-төркем торган йортлардан булган авыллар да ярыйсы гына яшәп ята.
-
Аның күңел көзгесе
Китап хакында шулай "күңел көзгесе" дип әйтү дә бар бугай. Шәһәрдәшебез Мәхтүмә Галләмованың әле яңарак кына Бөгелмә типографиясендә басылып чыккан "Гамь бар - әле яшибез" китабын укыгач та, әнә шул гыйбарә искә төште.
-
Тынгы белмәс остаз ул
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы, Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап, олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәясез. Барыбызны да берләштерүче, балачак, яшьлек һәм тормыш юлын сайлап алу чорын бер-берсенә бәйләүче илаһи көч тә ул. Укучыларның ышанычын аклау,...
-
Җилдән җитез җилдертеп
12 февраль көнне шәһәребезнең "Чаңгы базасы" спорт сәламәтләндерү базасында "Россия чаңгысы-2012" Бөтенрәсәй ярышлары чикләрендә "Татарстан чаңгысы-2012" акциясе старт алды. Чарада катнашучылар саны - 4400, VIP катнашучылар 123 кеше иде.
-
Тормыш – уен ул. Бик җаваплы уен...
Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы - җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы - зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын...