Җомга кичендә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Болгар җире – бабаларыбыз җире
Менә зарыгып көткән җәйге каникул да башланды. Ура! Бу күңелле яллар, кызыклы очрашулар, поход-экскурсияләр дигән сүз. Каникулга төрле планнар корабыз. Укытучыбыз Фәүзия апа Зәйнуллина Изге Болгар җиренә барырга тәкъдим иткәч, шатланып риза булдык. Без алдан ук кызыксынып, интернеттан материаллар эзләдек. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы 1969 елда ачыла. Ул Татарстан Республикасында...
-
Күңелле көннәргә йомгак ясап
"Сосновка" базасы - геофизикларның яраткан ял итү урыны. Кышын биредә спорт бәйгеләре, күмәк бәйрәмнәр уза, ә җәен нарат урманын балалар үз итә. Шулай булмый ни! Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы иң гүзәл лагерьларның берсе бу. Менә бүген дә шау чәчәккә күмелеп утырган аланнары, уртада җәйрәп яткан зәңгәр бассейны күңелне иркәли, шатлык тулы көләч...
-
Гран-при Кытайга китте
Менә, шаулап-гөрләп, халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туйлары узды. Башта йола - авыл җирлекләрендә, 11 июнь көнне Бөгелмәдә башкарылды, шулай итеп, халкыбызның көтеп алган бәйрәме үтеп тә китте. Быелгы Сабан туйлары турында озак сөйләп булыр иде, әмма язмамда башка нәрсә турында, онытылып барган йолабыз - кичке җыен турында сөйлисе килә.
-
Болгар җирендә – Ак мәчет
10 июньдә Болгарда Идел буе Болгарстаны дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми кабул ителү көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
-
Аккош йөзә, дәрья гизә
Бик каты реакция елларында да безнең могтәбәр затларыбыз милләтнең киләчәгенә ныклы ышаныч белән караганнар. "Без һич шикләнми: "Татарлар бар булганнар. Алар киләчәктә һәм бар булачаклардыр; һич шөбһәсез, тәраккый итәләр", - дия алабыз", - дип тәмамлый "Шура" журналында басылган "Безнең тәрәккый" дигән мәкаләсен Һади Атласи. Бу бит 1910 елда! Русия империясе...
-
Сабан туе бүген бездә!
Шатлыклар - күңелебездә, Ал кояш - күгебездә. Килегез, дуслар, кунакка, Сабан туе бүген бездә. Иң уртага утыртканнар Иң озын бер колганы - Колганың да бик тиз генә Менеп булмый торганы. Җиңгиләр биреп җибәргән Бизәкле бүләкләрен, Ә малайлар көрәшергә Сызганган беләкләрен. Ә кызлар киеп чыкканнар Иң матур күлмәкләрен. Латыйп бабай төяп...
-
Иң күңелле көн
Сабан туе - халкыбызның иң кө-теп алынган һәм яратып уздырыла торган бәйрәмнәренең берсе. Ул - татар халкының уңганлыгын, булганлыгын, тырышлыгын, сәләтен, көчен ачып бирә торган бәйрәм. Сабан туе үз эченә бик күп этапларны ала. Әлеге бәйрәм карлар эри башлаганнан алып, язгы чәчүгә кадәр булган вакытта уздырылган. Руслан ҖӘЛӘЕВ тәфсирендә. Җир...
-
Тәртип сагында торучылар белән танышу
2012 елның 23 маенда республикабызда узган "Балага өмет бүләк ит" дип исемләнгән махсус акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегендә шәһәребезнең "Ялкын" социаль приютында һәм Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Ачык ишекләр көне үтте.
-
Бер күрешү – үзе бер гомер
17 май көнне шәһәребезнең 3 нче мәктәбендә истәлекле очрашу узды. Аны "Ак калфак" оешмасы рәисе Сөмбел апа Гәрәева оештырды. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге очрашулар ел саен үткәрелеп, инде матур традициягә әверелгән икән. Шуңа күрә ул көтеп ала торганга әйләнгән.
-
Урман даруханәсе
"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне теркнәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дару үләннәре турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.
-
Профессор Әгъдәс Борһанов
Безнең Бөгелмә, провинциаль шәһәр саналса да, гыйлем, мәгариф учагы буларак, элек-электән киң мәгълүм. Әлбәттә, якташларыбыз арасында фән юлы белән китүчеләр дә аз түгел. Алар илгә, хәтта дөньяга сибелгәннәр. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче зур галим, тарихчы, тарих фәннәре докторы, Россия гуманитар фәннәр университеты профессоры Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов - шуларның берсе...
-
Бөгелмәдә – азан
Апрель аенда Бөгелмә үзәк китапханәсендә шәһәребез тарихында мәгълүм бер үз урынын алачак вакыйга уңаеннан оештырылган җитди сөйләшү узды. Моңлы итеп азан әйтүдән башланып киткән бу чара авторлар: ТР Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Минхәйдәр улы Хәйруллин белән Казан Икътисад, идарә һәм хокук институты Бөгелмә филиалының социаль-сәяси фәннәр кафедрасы доценты,...
-
Дөнья матур, дөнья киң
Дөнья матур, дөнья киң... Җырның сүзләре үзеннән-үзе тормыш турында, әйләнә-тирәдә яшәүче матур кешеләр турында уйландыра. Шундый матур кешеләр рәтенә мин хезмәттәшем, сәхнәдәш дустым Фәния Нәҗип кызы Сухованы да кертер идем.
-
Тормыш юлын – бергә-бергә
15 май - Гаилә көнендә Бөгелмә ЗАГСында озак еллар кулга-кул тотынышып, авыр чакта бер-берсенә терәк булып яшәгән биш парны тәбрикләделәр.
-
“Кояшкай” матур елмая
Быел "Кояшкай" бию ансамбленә 35 ел тулды. 22 апрельдә Техника йортында шаулап-гөрләп әлеге ансамбльнең отчет концерты үтте.