Җомга кичендә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Юлларда уяу булу сорала
Соңгы 7 айда Татарстан биләмәләрендәге юлларда килеп чыккан транспорт һәлакәтләре һәм шуларга сәбәпче булган факторларга күз салсак, бу вакыт аралыгында кешеләргә шәхси зыян китергән 2935 юл-транспорт вакыйгасында 359 кешенең гомерен өзелгән, 3875е төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Былтыргы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, бәрелүләр саны 5,6 процентка арткан, юлда һәлак булучылар 34кә...
-
Тукталышларда дуслар арта
Әти-әни сәламәт икән, бала да сәламәт була. Бу аксиома кебек. Һәм физик яктан, һәм рухи яктан сәламәтлек күздә тотыла бу очракта. Ә рухи сәламәтлек эмоциональ өлкәне дә, психологик аспектны да үз эченә сыйдыра. Төрле яклап үсеш алган сәламәт шәхес үсеп җитлексен өчен аңа нигез, чыннан да, бала чакта ук салына...
-
Мөслимәләр аш-суга осталыкларын күрсәтте
Бөгелмә мөхтәсибәте шәһәребезнең үзәк мәчетендә шәһәр-район мөселманнары арасында аш-су әзерләү осталыгы буенча "Татлы ризык" дип атала торган гаилә бәйгесе оештырды. Мөслимәләр конкурс кысаларында үзләре пешергән пәрәмәчләр, тортлар, бөккәннәр, печеньелар һәм башка бик күп төрле тәмле ризыклар тәкъдим иттеләр.
-
Чуен юллар тарихыннан
3 август көнне Техника йортында Тимерьюлчылар көненә багышланган тантаналы очрашу булып үтте. Гомерләрен халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышлаган мөхтәрәм затларны тәбрикләргә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов та килде. Ул, тимер юл тармагы җитәкчелеге белән беррәттән, өлкә хезмәткәрләренә, тимер юл өлкәсен югары дәрәҗәгә күтәрүче ветераннарга шәһәр мэры И.Касыймов һәм шәхсән...
-
Десантчылар бәйрәм итте
2 август көнне Россия күләмендә "зәңгәр берет" кигәннәр һөнәри бәйрәмнәрен уздырды. Бөгелмәдә дә Һава десанты гаскәрләре көненә 82 ел тулу уңаеннан мәдәни чаралар үтте.
-
Юксыну
2012 елның 9 июлендә Казан-Оренбург трассасының 270 нче километрында булган юл һәлакәте Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туып-үсеп, Бөгелмә шәһәрендә гомер иткән Ландыш Азат кызын арабыздан мәңгелеккә алып китте. Аның турындагы якты хатирә-истәлекләр безнең күңелләрдә сакланыр. Ландыш бәете Бисмилламны әйтеп башлыйм Бу бәетнең башларын, Бәгырькәем, Ландышкаем, Сиңа дип багышладым. Чәчкә...
-
Уразаның файдасы турында
Газетабызның узган саннарының берсендә ураза тотуның файдалы яклары турында тәфсилләбрәк язарга вәгъдә иткән идек. Шуларга тукталыйк әле.
-
Ифтар ашлары
Изге Рамазан аена керү белән Бөгелмә мөхтәсибәте мәчетләрендә ифтар ашлары уздырыла башлады. Бу игелекле гамәлне, муллыкта яшәүчеләр белән беррәттән, берничә кеше берләшеп, пенсионерлар да ураза аенда кылынган изге гамәлләрнең әҗере Аллаһы Тәгалә тарафыннан берничә мәртәбә арттырылуын аңлап башкаралар. Ифтар ашына теләгән бар кеше үзе белән якыннарын, туганнарын да ияртеп килә...
-
Төнге имтихан
Нефтьче һөнәре, бик четерекле булуына күрә, үз-үзеңә дә, башкаларга карата да гаять таләпчән булуны сорый. Шуңа күрә теге яки бу затны эшкә алганда, нефть оешмаларында тышкы ыспай кыяфәтенә карап кына хөкем йөртмиләр, бәлки беләгенә, йөрәгенә дә карыйлар кешенең.
-
Хуш киләсең, Рамазан!
Бер риваять бар: Аллаһы Тәгалә кеше Нәфесенә: "Мин кем дә, син кем?" - дип сорау бирде. Нәфес: "Мин - мин инде, син - синсең", - дип җавап бирде. Аллаһы бу тәкәбберлеге өчен Нәфескә җәза биргән - җәһәннәмгә аткан. Тик Нәфес һаман шул җавапны кабатлаган. Нинди генә җәза-газап алса да, ул...
-
Кинога бардык әле
Физик мөмкинлекләре чикле 25 бала "3 DCINEMA" кинотеатрында булып, түләүсез "Путешествие на таинственный остров" дигән нәфис фильм карап кайттылар.
-
Бар шундый көн...
Кешелек дөньясы уйлап тапкан иң гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе - Үбешүләр көнедер, мөгаен. "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә дә бу көн игътибар үзәгеннән читтә калмады.
-
Гран-при – Бөгелмә “сәлкеш”ләрендә
Эх, җиләкле җәйләрнең Оныта алмамын ямен... - дип җырланган җырны үзгәртеп: Эх, "Сәләт"ле җәйләрнең, Оныта алмамын ямен, - диясе килә. Әйе шул, "Сәләт" лагере турында ишетмәгән кеше юктыр. Безнең укучыларыбыз да бит ел буе "Сәләт"кә барырга әзерләнә. Анда бары тик сәләтле, актив, уңган-булган, булдыклы балалар гына җыела. 4 июльдән 9...
-
Тигез гомер итегез!
Туй - мәхәббәт бәйрәме ул. ЗАГСта тантаналы төстә язылышу мизгелләре дә - гомерлеккә истә кала торган минутлар. Узган атнаның җомгасында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә пәнҗешәмбе көнне - 6, җомгада - 9, ә шимбә көнне 11 пар язылышты. 8 июль көнне илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнеп...
-
Күлмәк кыйссасы
Балачак - иң бәхетле чор диләр. Ярый әле бала вакытта бу турыда уйланып утыра белмисең. Нинди булган ул балачак - бу хакта үсә төшкәч, дөресрәге, шәхес буларак җитлеккәч кенә фикер йөртә башлыйсың. Хәтердә, аңда балалык чорының аерым мизгелләре уелып калган. Ә инде безнең "бәхетле елларның" бар халык өчен коточкыч авыр...