Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Хуш киләсең, Рамазан!

Бер риваять бар: Аллаһы Тәгалә кеше Нәфесенә: "Мин кем дә, син кем?" - дип сорау бирде. Нәфес: "Мин - мин инде, син - синсең", - дип җавап бирде. Аллаһы бу тәкәбберлеге өчен Нәфескә җәза биргән - җәһәннәмгә аткан. Тик Нәфес һаман шул җавапны кабатлаган. Нинди генә җәза-газап алса да, ул...

Төрле чыганаклардан Ә.ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Әйе, ураза безгә, ач тору аша, Аллаһы биргән нигъмәтләрнең - тәмле-татлы ризыкларның, су­ның кадерен белү кирәк­леген искә төшерә, аң­лата. Ураза тотуның, го­мумән, файдалы яклары күп.

Ураза шөкер итә белергә өйрәтә.

Ураза - сәламәтлек ачкычы.

Уразаның кеше күңеле, рухы өчен файдасы зур.

Ураза әдәп-әхлакны ныгыта.

Боларның һәркайсысы хакында газетабызның алдагы саннарында тәф­сил­ләбрәк язарбыз әле, ә бүген Рамазан аенда ура­за тотарга ният кылу тәртибен карыйк.

Рамазан аенда ураза тотачак кеше төнлә бе­лән ураза тотарга ният кыла. Пәйгамбәребез са­л­­­­­­ләллаһу галәйһивәссә­­­­­­­ламнең хатыны Хафса сөйләгәнчә, Мөхәммәд (с.г.в.) таң атканчыга кадәр ураза тотарга ният кылмаган кешенең уразасы дөрес булмавы турында әйткән.

Ният тел белән дә, күңел белән дә әйтелергә мөмкин. Бу фарыз Рамазан уразасына кагыла. Ә ирекле ураза тоту өчен ниятне төнлә әйтү мәҗбүри түгел, аны көн дәвамында да әйтергә була, шулай да аның өйләгә - зәүвәлгә кадәр әйтелүе хәерле.

Шулай итеп, Аллага тапшырдык, бүген иртәнге сәхәр тәмамлануга (аның төгәл вакытлары безнең газетабызның "Сәҗ­дә" сәхифәсендә бирелде, "Мөселманнар" га­зетасының июль ае санында да табарга була), "Нәуйәтү ән әссумә саумә шәһри рамәдаана минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи Тәгаалә" ният-догасын укып, ураза­­га кердек. Ә авыз ачканнан соң "Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйка әфтарту фәгъфирлии йәә гаффаару мә каддәмтү үә мәә үххәртү" догасын уку тиеш.

Сүз уңаеннан. Рәсүле­без ахшам намазын укыганчы хөрмә җимеше, яисә су белән авыз ача торган булган. Бигрәк тә хөрмәне хуп күргән: "Чөнки анда бәрәкәт бар", - дигән. Су исә бөтен нәрсәдән саклаучы дип аңлаткан, ягъни тәндәге пычракны да бетерә, эчтәге шлакларны да юып чыгара. Ә, кайберәүләр гадәтләнгәнчә, тоз белән авыз ачу Пәйгамбәребез сөннәтенә бөтенләй үк туры килеп бетми. "Тоз ул - иң яхшы аш тәмләткеч", - ди Рәсүлебез. Ә авыз ачу ул - башка нәрсә.

Изге Рамазан мөбарәк булсын, уразаларны җи­ңеллек белән тотарга язсын, тоткан уразаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ураза рамазан