Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Гран-при – Бөгелмә “сәлкеш”ләрендә

Эх, җиләкле җәйләрнең Оныта алмамын ямен... - дип җырланган җырны үзгәртеп: Эх, "Сәләт"ле җәйләрнең, Оныта алмамын ямен, - диясе килә. Әйе шул, "Сәләт" лагере турында ишетмәгән кеше юктыр. Безнең укучыларыбыз да бит ел буе "Сәләт"кә барырга әзерләнә. Анда бары тик сәләтле, актив, уңган-бул­ган, булдыклы балалар гына җыела. 4 июльдән 9...

Эх, җиләкле җәйләрнең
Оныта алмамын ямен...

- дип җырланган җырны үзгәртеп:
Эх, "Сәләт"ле җәйләрнең,
Оныта алмамын ямен,

- диясе килә.
Әйе шул, "Сәләт" лагере турында ишетмәгән кеше юктыр. Безнең укучыларыбыз да бит ел буе "Сәләт"кә барырга әзерләнә. Анда бары тик сәләтле, актив, уңган-бул­ган, булдыклы балалар гына җыела.

4 июльдән 9 июльгә кадәр изге Биләр җирендә "Биләр-Болгар-2012" уку-­укыту форумы булып уз­ды. Быел анда 3 мең бала катнашты. 45 илдән килгән чит ил кунаклары да бар иде.

Безнең Бөгелмә "сәл­кеш"ләре (сәлкеш дип лагерьда ял итүче балаларны атыйлар) үзләренең булдыклы, талантлы һәм иң "шәп" икәнлекләрен Татарстанга күрсәтеп кай­т­­тылар. Алар мастер-классларда, бәйге-кон­курс­­ларда катнашып, дә­­рә­­җәле урыннар яула­ды­­лар. Мәскәүдән кил­­гән кунак А.Друзь белән "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенында - 1 нче урын, армрестлингта һәм шахматта - 2 нче, КВНнан - 2 нче, волейбол уенында - 3 нче, аланнарның презентация бәйгесендә 3 нче урыннарны яуладылар. Җырлы-биюле тамашаларда да бик актив катнаштылар Бөгелмә яшь­ләре. Һәм, билгеле инде, фестивальнең төп бү­­ләге Гран-при да безнең "сәлкеш"ләр кулында булды.

Әйдаман апа-абыйлар турында да язмыйча булдыра алмыйм. Аларның күбесе диярлек - безнең элекке "сәлкеш"ләр. Алар мәктәптә тырышып укып, "Сәләт" мәктәбен тәмам­лап, үзебезгә эшкә кайтканнар. Максим абый үзе рус милләтеннән булса да, безнең белән гел татарча сөйләшергә тырышты. Барысы да актив, "Афәрин!" диясе генә кала.

Президентыбыз Рөс­тәм Миңнехановны күрү дә балаларыбызга зур шатлыклы вакыйга булды. Ә инде чит ил кунаклары белән "Сәләт" аланында фотога төшү, алар белән аралашу "сәлкеш"ләр кү­ңелендә мәңге сакланыр.

Бөгелмә "сәлкеш"ләрен җиңүләре белән котлап, шуны әйтәсем килә: киләчәктә дә гел шулай акыллы, сәләтле булып калсыннар, укуларында да яхшы уңышларга гына ирешсеннәр, әти-әниләренең куанычлары булып торсыннар. "Сәләт" лагерен оештыручыларга - Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтовага, лагерь директоры Андрей Гороховка да балалар, ата-аналар исеменнән рәхмәт әйтәсе килә.

Бөгелмә "сәлкеш"ләре ял итә
Изге Биләр җирендә.
Черкиләр бик күп булса да,
Кайтасы килми бер дә.

Азнакай, Саба, Чаллы,
Казан, Әлмәт, Бөгелмә -
"Сәләт" аланы дуслаштыра,
Яшибез бергә-бергә.

Бик еракта ял итсәк тә,
Вакыт юк сагынырга.
"Сәлкеш"ләрнең бар максаты -
Дөньяга танылырга.

Яратабыз без "Сәләт"не,
Безгә анда бик рәхәт.
Укыйбыз да, уйныйбыз да,
Яшәсен безнең "Сәләт"!!!

Гөлназ БИЛАЛОВА,
9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыс
ы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: балачак