Бар шундый көн...
Кешелек дөньясы уйлап тапкан иң гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе - Үбешүләр көнедер, мөгаен. "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә дә бу көн игътибар үзәгеннән читтә калмады.
Лилия РЕМЕЕВА,
үзәкнең социаль эшләр белгече.
Физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә бу көнне гаҗәп күңелле ярышлар, бәйгеләр, теге яки бу дәрәҗәдә "үбешү" элементына барып тоташа торган "Парыңны тап", "Арада иң хисле", "Аркага - арка" дип атала торганнары кебек төрле кызыклы уеннар оештырылды. Кунакларны шулай ук сюрприз да көтә иде: үзәккә Россия эстрадасы йолдызлары Наташа Королева, Лолита, Алсу, Пьер Нарцисс, Николай Басков та "килгәннәр" иде.
Бәйрәм чаралары тәмамланыр алдыннан концертны алып баручы Фәрештә белән Иблис (социаль педагог И.Вдовина белән психолог О.Глазова) кунакларга, теләкләрен тели-тели, "Хыялларны чынга ашыра торган капкалар" астыннан үтеп чыгарга, алар якын арада чыннан да тормышка ашсын өчен "Бәхет агачы"на "йөрәкләр" элеп куярга тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа