Кинога бардык әле
Физик мөмкинлекләре чикле 25 бала "3 DCINEMA" кинотеатрында булып, түләүсез "Путешествие на таинственный остров" дигән нәфис фильм карап кайттылар.
М.ТОКМАЧЕВА,
социаль хезмәткәр.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Әлеге хәйрия акциясен "Радуга" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре белән "Волонтер" ирекле үзәк студентлары оештырды.
Балалар кинофильмны карап, уңай эмоцияләргә, хисләргә бирелеп кенә калмадылар, серле могҗизалар дөньясына да чумып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Соңыннан кызып-кызып фикер алышуларга караганда, күргәннәре бик ошаган үзләренә. Аларның бер ишесенә чын кинотеатрга сәяхәт гомерләрендә беренче тапкыр гына тәтегән әле. Әти-әниләр дә акцияне оештыручыларга бик рәхмәтле булдылар.
Мондый чаралар мөмкинлекләре чикле балаларга сәнгать дөньясына якынаерга, яңа тәэссоратлар белән күңел баетырга һәм әхлакый-мораль тематикага кагылышлы карашларны актуальләштерергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа