Болгар җирендә – Ак мәчет
10 июньдә Болгарда Идел буе Болгарстаны дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми кабул ителү көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Әлфия МОСТАФИНА.
Анда Татарстан Республикасы җитәкчелеге, якын-тирә районнар һәм өлкәләрдән, якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар, дин әһелләре, бу көннәрдә Казанда үтүче "Милли тормыш һәм дин" дип аталган Бөтенроссия форумы делегатлары катнашты. Бездән дә бу мәртәбәле чарага Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов белән имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә 100дән артык бөгелмәле барды.
ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз Болгар җыены уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. "Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татар халкының рухи, әхлакый кыйбласын билгеләгән Болгар җиренә килү бабаларыбыз рухына дога уку, зиярәт кылу булып тора, - диде ул. - Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1400гә якын мәчет бар. Елга йөзәр мәчет ачылган вакытларыбыз булды. Хәзер дә, Аллага шөкер, иман йортларыбыз калка тора, бүгенге көндә республикада утызга якын мәчет төзелеп килә. Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе алдыннан иман йортларын ачу ул динебез үсеш алган яңа заманның үзенә күрә бер күркәм күренешенә әверелде".
Тантаналы чара кысаларында шушы көнне "Ак мәчет" комплексы ачылды, вәгазьләр һәм Коръән укылды, мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды. Осталар шәһәрчегендә булып, күпләр истәлеккә дип, халык һөнәрчелеге һәм сувенир продукциясе сатып алды. Анда шулай ук хәләл ризыклар, мөселманнар өчен кирәк-яраклар тәкъдим ителгән иде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, елдан-ел җыенга килүчеләр саны арта һәм аның географиясе дә киңәя бара. Халык телендә Изге Болгар җыены дип аталган бу чарага дистә меңләгән кеше җыела. Җыен Болгар шәһәрчегендә 1995 елдан бирле оештырылып килә.
Тантаналы өлештән соң кунаклар, шул исәптән безнең бөгелмәләр дә Ак мәчетне карады, Шәйхелислам резиденциясендә һәм Истәлек билгесендә булды, Җәмигъ мәчетендә өйлә намазын укыды.
Ак мәчет комплексы Болгар музей-тыюлыгының Көньяк капкасы янында төзелгән. Ул Болгарга керү юлына якын урнашкан, әйләнә-тирәдәге табигать матурлыгына ямь өстәп тора. Комплекс ислам архитектурасының иң яхшы үрнәкләрен берләштерүче җыелма композициядән гыйбарәт, биредә мәчеттән тыш мөфти хәзрәтләренең резиденциясе һәм мәдрәсә дә бар.
Мәчет бинасы өч гөмбәз һәм 46,5 метр биеклектәге ике төз манарадан тора. Төп гөмбәзнең диаметры - 10 метр. Ә мәчет эчендәге гөмбәз биеклеге - 17 метр. Аның барабанында төсле пыялалардан торган 16 тәрәзә урнаштырылган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Болгар җирлегендә мәчетләр бик күп булган һәм Ак мәчетне төзү дә борынгы мәчетләрнең тәртибен кайтару булып тора. Аның фикеренчә, бу игелекле эшләрне җыя торган урын булырга тиеш. "Безгә гореф-гадәтләрне саклап калырга, яшь буынны тәрбияләргә кирәк, - диде ул, җыенга җыелган мөселманнарга мөрәҗәгать итеп. - Болгарны торгызу эшендә катнашучылар арта. Бу проектны алга алып барган кешеләргә рәхмәт. Әлеге эшләр тынычлык, килешеп яшәү һәм дуслык хакына башкарыла". Ул, Минтимер Шәймиевкә рәхмәт әйтеп, Болгар һәм Зөяне торгызуның музей кыйммәтләрен сакларга шартлар тудыруын, гыйбадәт кылучыларның бирегә килү мөмкинлекләре ачылуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа