Дөнья матур, дөнья киң
Дөнья матур, дөнья киң... Җырның сүзләре үзеннән-үзе тормыш турында, әйләнә-тирәдә яшәүче матур кешеләр турында уйландыра. Шундый матур кешеләр рәтенә мин хезмәттәшем, сәхнәдәш дустым Фәния Нәҗип кызы Сухованы да кертер идем.
Флюра Шәрипова,
Татар мәдәният үзәге директоры.
Раббыбыз тарафыннан бирелгән табигый талант иясе ул. Һәрчак ачык йөзе, тәмле сүзе бе-лән җаныңны эретеп, авыр чакларыңда имәндәй нык терәк тә була белә Фәния. Бөгелмәнең рәхмәтле тамашачысы аны "Җизнәкәй" халык ансамбле гөрләгән еллардан ук хәтерлидер. Эштән соң йөгерә-йөгерә репетицияләргә килеп, концертлар куеп, күпме тамашачының күңеленә милли моңнар бүләк иткән аның кабатланмас матур тавышы.
Мин үзем Фәния Сухованың, бөтен күңеле белән бирелеп, спектакльләрдә уйнавын яратам. Ул иҗат иткән сәхнә образлары күңелләрдә якты эз калдырып, самимилек, җылылык бөркеп торалар. "Әниләр һәм бәбиләр"дә - Алтынчәч, "Галиябану"да - яучы карчык , "Йөрәк маем"да - Миңнурый, "Ул кайтты"да - Сәгыйдә, "Башмагым"да - Фәхрия, "Гармун белән скрипкә"дә - Гөлгенә, "Алты кызга бер кияү"дә - Фаягөл, "Моңлы бер җыр"да - Ана, "Глюк түгел, чынбарлык" спектаклендә Нурия образларын Фәния Сухова тамашачыны ышандырып, елатып та, көлдереп тә башкарды.
Май аеның азагында, табигать гөлләргә төренгән мизгелдә, талантлы үзешчән артисткабыз Фәния Нәҗип кызы Сухова гомеренең күркәм юбилеен каршылый. Алдагы көннәрдә дә дөньяны бизәп, яңа иҗат чишмәләрендә челтерәп, Бөгелмә халкын сөендереп яшәргә насыйп булсын сиңа, хөрмәтлебез ФӘНИЯ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа