Тәртип сагында торучылар белән танышу
2012 елның 23 маенда республикабызда узган "Балага өмет бүләк ит" дип исемләнгән махсус акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегендә шәһәребезнең "Ялкын" социаль приютында һәм Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Ачык ишекләр көне үтте.
Эльвира НУРМӨХӘММӘТОВА,
эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
өлкән инспекторы,
эчке служба капитаны.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Л.Вилданова фотосы.
Бөгелмә полиция бүлекләре буенча экскурсияне шәхси состав белән эшләүче подполковник А.Канищев үткәрде.
Театр киенү-чишенү бүлмәсеннән башлана дигән кебек, эчке эшләр бүлеге дежур частьтан башлана. Часть начальнигы, майор И.Ионов балаларны дежур смена эше һәм тәүлек әйләнәсенә халыктан шылтыратулар кабул итүче хезмәткәрләр белән таныштырды.
Тәүлек дәвамында Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең дежур частена төрле вакыйгалар, җинаятьләр турында 130га якын хәбәр килә. Бу очракта смена начальнигының тиешле службалар эшен ни дәрәҗәдә оста оештыруы мөһим. Вакыйга булган урынга составында тикшерүче, криминалист, оперуполномоченный, участковый кебек белгечләр булган оператив-тикшерү төркемен җибәрә, кыскасы, вәзгыятьнең нинди булуына карап, тиз арада урынлы һәм дөрес карар кабул итәргә тиешле кеше ул смена начальнигы.
Балаларга биредә шәһәр урамнарында урнаштырылган видеокүзәтү системасы турында сөйләделәр, бармак эзләрен тиз генә төшереп алып, аның турындагы мәгълүматларны махсус базага кертү мөмкинлеге бирә торган "тере сканер" эше, шулай ук дежур смена хезмәткәрләренең "ГЛОНАС" системасы ярдәмендә республиканың теләсә кайсы дежур бүлеге белән видео-конференц элемтәгә керү тәртибе белән дә таныштырдылар.
Сорау алу-тикшерү бүлеге начальнигы вазифаларын үтәүче полиция подполковнигы В.Храмов үсмер балаларга үз кул астында эшләүче хезмәткәрләрнең авыр булмаган һәм уртача катлаулылыктагы җинаятьләрне ачу белән шөгыльләнүләре турында сөйләде.
Махсус приемник начальнигы, полиция майоры С.Будник административ тоткарланганнарны тота торган, әле күптән түгел генә ремонтланган бүлекчәдә экскурсия уздырды.
Ветераннар советы рәисе В.Паршин музей экспонатлары белән таныштырды, аның оешу тарихы турында сөйләде.
Балалар бүлекнең техник җиһазлары турында күп яңа нәрсә белделәр, үзләре өчен полиция эшенең үзенчәлекләрен ачтылар, бирегә бары тик кунак сыйфатында гына эләгү яхшы икәненә төшенделәр.
Үсмерләр арасында киләчәктә үз хезмәт юлын, язмышын Законга хезмәт итүгә багышларга теләк белдерүчеләр дә булды. Экскурсияне оештыручыларның, дөресен генә әйткәндә, төп максатларыннан берсе шул - алмаш тәрбияләү өчен яшьләрдә кызыксыну уяту иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа