Бөгелмәдә – азан
Апрель аенда Бөгелмә үзәк китапханәсендә шәһәребез тарихында мәгълүм бер үз урынын алачак вакыйга уңаеннан оештырылган җитди сөйләшү узды. Моңлы итеп азан әйтүдән башланып киткән бу чара авторлар: ТР Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Минхәйдәр улы Хәйруллин белән Казан Икътисад, идарә һәм хокук институты Бөгелмә филиалының социаль-сәяси фәннәр кафедрасы доценты,...
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Руслан Җәләев фотосы.
Чараны оештыручылар һәм алып баручылар: клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Төхвәтуллина, туган як һәм татар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Нуретдинова, яшүсмерләр бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Ольга Анисимова, мәсьәләгә бик җитди якын килеп, китап һәм аның авторлары белән таныштыруны тирән эчтәлекле, шул ук вакытта ялыктырмаслык дәрәҗәдә кызыклы итеп оештырганнар иде.
Китап, инде газетабызда алдан хәбәр ителгәнчә, илебез тарихының төрле этапларында Татарстанның Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәрендә мөселманнар оешмаларының барлыкка килү һәм үсеш процессы тарихын өйрәнүгә багышланган. Җирле мөселманнарның революциягә кадәрге социаль-мәдәни тормыш үзенчәлекләрен, совет власте елларында дәүләт белән дини берләшмәләр арасындагы гаять киеренке хәлләрне, хәзерге хокукый дәүләттә мөселманнарның гражданин буларак урыны һәм исламның гомуми роле турында шактый бай мәгълүмат тупланган.
Очрашуга исә китап һәм аның авторлары белән танышырга теләүче гади тыңлаучылар гына түгел, ә Бөгелмә тарихын гаять тирәнтен белүче, үзләре дә шул юнәлештә эш алып баручы, кыскасы, тема белән ныклап кызыксынучы, бу өлкәдә төпле фикер һәм файдалы тәкъдимнәр әйтә алырлык белемле шәхесләр дә күп чакырылган иде. Бөгелмә мәчетләре имамнары Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Хәбир хәзрәт Ханов, Әмир хәзрәт Исмәгыйлев һәм Радик хәзрәт Зәбиров исеменнән чыгыш ясаган Габит хаҗи Хәсәнов, Бөгелмә төбәге тарихына караган үз хезмәтләре басылып чыккан Владимир Сальников, Вячеслав Айдуганов, кызыклы тарихи мәгълүматлардан хәбәрдар булган Хәмзә Мотыйгуллин, Руслан Җәләев, Дамир Асылов, Гөлирә Вәлиева һәм башкаларның чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады, кайберләре буенча кайнар бәхәсләр дә куерып алды. Алар китапка нигезле бәяләмә бирделәр, Бөгелмә тарихы өчен зур әһәмияткә ия булуын әйтеп уздылар, үз фикерләрен дәлилләп аңлаттылар. Һәркайсысы авторларга киңәшен җиткерде, бу китапның, һичшиксез, дәвамы, тулыландырылган басмасы булырга тиешлегенә басым ясады. Күпләр өстәмә фактлар, хатирәләр, истәлекле фотосурәтләр табуда булышырга, яңа китапны бастырып чыгаруда матди ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен белдерделәр.
Әлеге китапны авторлар авыллардагы китапханәләргә дә бүләк итеп тапшырдылар.
Бу уңайдан, "Азан в Бугульме: прошлое и настоящее" китабын тәкъдир итү чарасын оештырган үзәк китапханә хезмәткәрләренә дә бер тәкъдим бар: китапны урыннарда өйрәнгәч, шушындый ук мәгънәле һәм файдалы чараны авыл җирлекләре китапханәләре белән берлектә дә оештырсыннар иде алар. Китапны тәкъдир итүләр яңа уку елы башлангач үткәрелсә, мәктәп балалары өчен дә гаять файдалы чара булыр иде. Шул ук вакытта авылларда, бигрәк тә татарлар күпләп яши торгән Карабаш, Иркен, Кодаш, Татар Димскәе кебек авылларда әлеге тема буенча үз фикерләрен әйтерлек, булган материалларны яңа фактлар белән баетырлык, хатирәләре белән уртаклашырлык кешеләр дә, һичшиксез, табылыр иде. Китап авторларына исә халык белән очрашу шулай ук әйтеп бетергесез хәзинә чыганагы булыр иде.
Киләчәктә дөнья күрәчәк китап (шулай булыр, иншалла), шул рәвешле, тарихчы-белгечләр генә түгел, гади халык та кызыксынып укырлык фәнни-популяр басма булыр иде. Туган як тарихын белү һәркемгә кирәк, бу - бәхәссез. Авторларга исәнлек-саулык, иҗади илһам, еллар тузаны каплаган фактларны бөртекләп туплап, җәмәгатькә бай рухи мирас дәрәҗәсенә җиткереп ирештерү кебек биниһая көч сорый торган хезмәтләрендә түземлек һәм уңышлар телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа