Авылым һәйкәлләре
Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан минем дә үзем яшәгән Карабаш авылы тарихын тирәнтен өйрәнәсем килә. Аны авылдагы тарихи урыннарны барлаудан башларга булдым.
Динара ӘБҮЗӘРОВА,
Карабаш 2 нче урта мәктәбенең
7 "А" сыйныфы укучысы.
Биcтәдә 30дан артык урам бар. Ул урамнарның Камил Якуб, Василий Чапаев, Совет, Мулланур Вахитов, Ленин урамы Октябрь революциясе елларын чагылдырса, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Шакир Насыйров исемендәгеләре татар дөньясының сәнгать әһелләре исемнәрен саклап тора. Шунысы күңелле: кайсы урамга керсәң, шунда һәйкәл.
Менә Тукай урамы. Стадионның Боз сараена керү юлында сөекле шагыйребез - Габдулла Тукайга стела куелган. Биредә һәр елны Шигырь бәйрәме үткәрелә.
Ленин урамы. Ул - Карабаш бистәсенең иң матур урыны. Мәйданда - В.И.Ленин һәйкәле. Бүгенге тормыш белән безнең әби-бабайларның үткәне бергә кушылып яши.
Мөхәммәтҗанов урамы. Бу урамда Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләгеп, фашист лагерьларын үткән җәлилче якташларыбыз - Гарәф Фәхретдинов, Зәки Әһлиуллин, Гомәр Сәйфиевка һәйкәл куелган.
Бераз гына барсаң, Совет урамы. Биредә авылның иң истәлекле урыннарының берсе - мәчеткә тап буласың. 1905 елны торгызыла ул. Аны Сембердән килгән осталар таудан чыгарган таштан салалар.
Шакир Насыйров урамы. Биредә авылдашлары хөрмәтенә Фазыл абый Вәлиәхмәтов үз инициативасы белән сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачты (рәсемдә). Һәйкәлдә нахакка гаепләнеп, туган нигезләреннән сөрелгән, атып үтерергә хөкем ителгән 42 кешенең исеме язылган. Шунда ук тагын бер истәлекле урын: бу - Һади Атласи исемендәге музей- китапханә. Ул Фазыл Вәлиәхмәтовның әтисеннән калган
йортта урнашкан.
Биредә булган һәркем Фазыл абыйның күпкырлы иҗади шәхес булуына сокланмый калмый. Музей-китапханә көн дә ачык, шуңа күрә бирегә килүчеләрнең кимегәне юк.
Мин кайтыр юлыма чыгам. Карабашта халыкның үткәнен чагылдырган тарихи урыннар күп. Аларны сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа